Дүшәмбе таңы ата да башламаган иде, «Ватаным» хәбәрчесе «нефть бәясе 59 доллардан да түбәнәйде» дигән хәбәр алды. Атна әле башланып кына килә, төнге сәгать 1 тулып 25 минут. Димәк, Азия биржаларында җир маена бәяләр түнтәрелә, шуның кайтавазы минем «Телеграмм»га килә.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Беркем дә сугыш теләмәде» дигән исем астындагы язманы кара алтын бәяләре белән башлап җибәргәнгә укучы бәлки аптырар. Эш шунда: нефть бәясе – бүген җитди индикатор ул. Гадәттә планетада киеренкелек көчәйгәндә, кара алтынга бәяләр күтәрелә. Бәя түбәнәйгәндә, нефть чыгара торган төп илләр картеле ОПЕК+ чимал чыгаруны киметә. Бу юлы барысы да киресенчә. Якын Көнчыгышта һәм Азиядә моңарчы күрелмәгән турбулентлык бара. Нефть ташый торган төп юллар куркыныч астында, ягулык бәяләренең моңа исе дә китми. Бәя төшүгә карамастан, ОПЕК+ чимал чыгаруны арттыра. Кыскасы, моңа кадәр эшләгән мантыйк эшләми. Һәм бу – бик начар сигнал. Юк, нефть бәясе төшү уңаеннан Россия бюджеты өчен туган кыенлыклардан курку сәбәпле язылмый бу юллар. Казна, чынлап та, оттыра, әмма катастрофа түгел. «Российская газета» әнә дүшәмбе санында «Торговая война Трампа и резкий рост добычи в странах ОПЕК+: что будет с ценами на нефть этим летом» дигән аналитик язма бирә. Бу уңайдан борчылу аңлашыла, акча кимегәнгә беркем дә шатланмый. Россияле аналитиклар, Трампның Иран белән атом-төш килешүе барып чыкмаса һәм сугыш киеренкелеге туса, кара алтынга бәяләр күтәрелер дип өметләнә. Тәһран белән сөйләшүләр исә нәкъ Трамп стилендә бара: бер карыйсың, яклар инде килешеп бетте шикелле, икенче карыйсың, бер-берсенең бугазына ябышырга торалар. Автор алган соңгы яңалык шундый: Американың яшерен хезмәтләре чыганагы хәбәр итә: «Без Иран белән сугыш чигендә. Барысы да җимерелә».
Якын Көнчыгышта болай да сугыш ярыйсы ук кыза инде. Хөсиләр аткан гипертавыш ракетасы Тель-Авив янындагы төп Бен-Гурион аэропортына якын гына төшеп шартлап, 25 метр диаметрдагы, берничә метр тирәнлектәге чокыр ясады. Гыйбриләрнең 12 каналы: «Ракетаның сугышчан очлыгы артык зур иде, шуңа куәтле шартлау дулкыны барлыкка китерде», – дип хәбәр итте. Күп кенә илләрнең авиакомпанияләре Израильгә очуны туктатты. Хөсиләр шуны тели дә инде: Израильне һава блокадасына алабыз, диләр. Ниятләре ярыйсы гына тормышка аша. Йәмәнне америкалылар кайчаннан бирле утка тота инде? Заманча кораллар, иң куәтле бомбалар һәм ракеталар шартлый гарәп иле туфрагында. Байтак тыныч халык кырыла. Ләкин стратегик һәм тактик әһәмияте ягыннан нәтиҗәсе – нуль. Хөсиләр үзләренең хәрби куәтләрен югалтмады һәм уңышлы һөҗүмнәрен дәвам итәләр. Алар бик гади һәм үтәү өчен җиңел булган таләп кенә куя: «Газзәдәге геноцидны туктатыгыз һәм гуманитар ярдәмгә ишекне ачыгыз, без туктыйбыз», – диләр.
Якын Көнчыгышта сугыш географиясе киңәя. Сүрия күгендә беренче тапкыр Израиль һәм Төркия самолетлары очрашты. Төрекләр радиэлектрон көрәш чаралары кулланып, гыйбриләрне чигенергә мәҗбүр итте. Әмма хәл киеренке.
Пакыстан һәм Һиндстан конфликты сугыш масштабына үсү потенциалын һаман да югалтмады. Физика профессорларыннан берәү ике ил арасындагы атом-төш сугышын модельләштереп карады. Атмосферага 47 мегатонна корым күтәрелеп, глобаль атом-төш кышы башланачак, ди ул. Бу яңалык түгел. Совет чорында без андый фаразларны күп ишетә идек. «Кыш» шундый нәтиҗәләргә китерәчәк: массакүләм ачлык сәбәпле, 5 миллиардтан артык кеше үләчәк. АКШ, Россия, Кытай кебек илләр һәм Европа 99 процент кешесен югалтачак. Югалтулар ике тапкыр кимрәк булса да коточкыч. Димәк, ике ил арасындагы конфликт – бөтен кешелек мәсьәләсе. Эш атом коралын куллануга барып җитмәс җитүен, әмма йөз процент гарантияне беркем дә бирә алмый.
Шушы урында сугыш турында сөйләүне туктатыйк. Язсак, кулда берничә санга җитәрлек фактик материал бар. Сугышка китерә торган сәбәпләр турында сөйләшик. Язмага исемне мин Америка язучысы Барбара Такманның 1962 елда басылган «Август туплары» исемле китабындагы цитатадан алып куйдым. Беренче Бөтендөнья сугышына китергән алшартларны сурәтләп, автор: «Беркем дә сугыш теләмәде. Сугыш котылгысыз иде», – дигән аяусыз нәтиҗәсен ясый. Аянычтыр, бүгенге хәл шундый. Язманы тиктомалдан гына кара алтын бәясеннән башламадым. Аның түбәнгә китүе глобаль кризисның куәтле адымнары башланып килүен сөйли. Аналитиклар чаң суга: «АКШ икътисады Трамп башлаган тариф сугышлары нәтиҗәсендә 0,3 процентка түбәнәйде», – диләр. Тагын бер квартал шулай дәвам итсә, бу инде тулы канлы рецессияне аңлатачак. Беркайчан да оттырмаучы мәшһүр Америка спекулянты Баффет долларга ышанмый. «Резервларны доллардан башка валютада да сакларга кирәк», – дип саный. Америкада кулланучылар ышанычы тарихи иң түбән дәрәҗәдә. Японнарның «Никкей» газетасы белгечләре исәпләделәр һәм шаккаттылар: соңгы илле ел эчендә доллар алтынга мөнәсәбәтле рәвештә 100 тапкырга арзанайган. Алтынның төп кыйммәтләнүе соңгы берничә ай эчендә булуын искә алсак, Федераль резерв баскан кәгазьләрнең очсызлану темпы баш әйләндергеч тизлектә булуын күрербез.
Менә шундый вазгыятьтә глобаль сугыш котылгысызлыгы пәйда була да инде. Европадагы бу ялларда булган сайлаулар нәтиҗәсендә төрле илләрдә уң көчләр җиңүгә иреште. Алар – милли реванш тарафдарлары – һәрвакытта да зур сугышның этәргеч көчләре буларак мәйданга килә. Англиядә җирле сайлауларда «британ Трампы» дип йөртелгән Нейл Фарадж җиңде, мәсәлән. Британлылар сайлауга ашкынып килде, диләр. Хәтта 99 яшьлекләр дә урналар янына чапкан. Алар шул рәвешле илне коткарабыз дип уйлый. Вазгыять барлык илләрдә дә динамик рәвештә үсештә. Ләкин ул динамика бер дә шатландырырлык түгел шул. Трамп Европа илләреннән хәрби бюджетны ЭТПның 5 процентына кадәр җиткерүне таләп итә. Ашкынып кораллану болай да бара инде. Икенче бөтендөнья сугышының сабакларын онытмаска иде, чөнки ут ахыр чиктә аны кабызучылар тарафына юнәлә, шуларны һәлак итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat