Хисләр белән чирләр бәйлеме?

Тамагың авырта икән, димәк, синең әйтелми калган сүзләрең бар. Сөякләрең сызлый икән, димәк, синең күңелеңдә зур үпкә хисе саклана. Ишеткәнегез бармы мондый сүзләрне? «Психосоматика» диябез без алар турында. Ә чынлыкта хисләр белән чирләр бәйлеме? Эч пошу – нәрсә ул? Татар юрап китерә аламы?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Айнур Хөсәенов ярдәм итте.

Фото: Айнур Хөсәеновның шәхси архивыннан

– Безнең эчке дөньябыз, уйларыбыз, чыннан да, тәнебезгә йогынты ясыймы?

– Әлбәттә. Кеше ул – искиткеч катлаулы җан иясе. Психика һәм физиология бер-берсеннән башка була алмый.

– Психосоматикага бәйле мифлар бик күп. Иң популярларын барлыйк әле. Әйтик, тамагың авырта икән, димәк, әйтелмәгән сүзләрең күп, диләр. Сөякләрең сызлый икән, кемгәдер үпкәң бар, ә ачуыңны тышка чыгармау бөтенләй яман шешкә китерергә мөмкин… Дөреслеккә туры киләме алар?

– Бөтен нәрсә дә шулай җиңел генә булса иде ул… Әйтик, тамак авыртуны шулай җиңел генә аңлатып булса, медицинада «суык тию», «вирус» кебек төшенчәләр бөтенләй булмас иде. Дөресен генә әйткәндә, бу рәвешле гомумиләштерү, гадиләштерү кешелек дөньясының туплаган тәҗрибәсенең бәясен төшерүгә тиң.

Билгеле, «психосоматика» төшенчәсе барлыкка килгән икән, ул эшли. Әйтик, Франц Александер исемле галим психосоматик авыруларның җиде төрен аерып чыгарган. «Чикагская семерка» дип атала ул. Алар арасында гипертония, ашказаны һәм уникеилле эчәктәге ялкынсыну, бронхиаль астма, нейродермит, ревматоидлы артрит, калкансыман бизнең гиперфункциясе (гипертиреоз), эчәклектәге җәрәхәт (язвенный колит) бар. Дөрес, соңгы елларда бу исемлек тулылана.

Ләкин бу әле бүген кемгәдер әйтәсе сүзеңне әйтми калдың яки хисләреңне тыеп тордың икән, икенче көнгә авырый башладың дигән сүз түгел. Әйе, кеше хисләрен тыеп торган чакта, мускуллар кысыла, энергия эчтә кала. Ә мускуллар безнең күп кенә эчке органнарыбызга бәйле. Әмма бу ниндидер авыруга китерсен өчен, син бик күп вакыт дәвамында хисләреңне тыеп торырга, ягъни «туплау эффекты» барлыкка килергә тиеш.

– Ә эч пошу нәрсә ул? Кайчак бөтенләй дә сәбәпсез эч поша бит. Шуннан соң ниндидер күңелсез хәл булырга мөмкин. Моны ничек аңлатып була?

– Асылда, эч пошу сәбәпсез була алмый. Шуннан башлыйк. Без аның сәбәбенә төшенеп җитмәгән генә булырга мөмкин. Кайчак без хисләрне үзебез аша үткәрмибез, һәм алар арткы фонга китеп бара. Әйтик, ачу, үпкә, билгесезлектән курку… Барлык хисләрне дә кичереп бетереп булмый бит. Алар артка китә, ә алар урынына эч пошу килә. Сәбәбен аңлар өчен менә шул онытылган, кичерелмәгән хис-тойгыларны ачыкларга кирәк.

Эч пошудан беркайчан да арынып булмый. Әмма ул – безгә ниндидер борчуларыбыз, проблемаларыбыз, тиешле игътибар бирелмәгән хис-кичерешләребез барлыгын искә төшерә торган бер механизм.

Сорауның икенче өлешенә килгәндә, шулай нидер турында уйлап, ул ахыр чиктә чынга аша, һәм кеше әлеге ике фактны үзара бәйли икән, бу инде күпмедер дәрәҗәдә магик фикерләүгә бәйле. Чынлыкта исә бу нәрсәгә игътибар итүеңә бәйле. Әйтик, минем төн буе эчем пошты, йоклый алмадым, ә иртән автобуска соңга калдым, ә ахырдан эшкә дә өлгермәдем. Менә ни өчен борчылганмын икән, дияр кайберәүләр. Асылда исә мин ул вакыйганы тартып китермәдем, ә бары тик аңа игътибар гына иттем. Шул ук вакытта, начар уйларым аркасында, янымнан узып барган кешенең миңа елмаюына борылып та карамадым… Игътибар фокусы кая юнәлтелгән бит.

Мин андый акылга сыймый торган күренешләрне бөтенләй кире какмый, катлаулы материяләр барлыгына ышанам. Әмма гади кеше тормышындагы вакыйгаларны алар белән турыдан-туры бәйләргә сәләтле түгел дип уйлыйм. Асылда без шул рәвешле тормышыбызга ниндидер ачыклык кертергә, вакыйгаларны ничек тә булса аңлатырга гына тырышабыз.

– Димәк, «Татар юрап китерә» гыйбарәсе дөреслеккә туры килми?

 – Без ул кадәр көчле, чиктән тыш кодрәтле җан ияләре түгел шул. Ләкин кешегә ниндидер вакыйгаларны ниндидер хисләр белән бәйләү хас. Бу әлеге дә баягы игътибар фокусыннан тора. Нәрсәгә игътибар итәсең – шуны гына күрәсең.

– Психоматикага ничек бирешмәскә?

– Кызганыч, без һәр нәрсәне дә контрольдә тота алмыйбыз. Әмма безнең кулдан килә торган нәрсәләр бар. Әйтик, алда әйткәнемчә, тормыштагы без төшенеп җитмәгән вакыйгаларны, хис-тойгыларның асылын аңларга кирәк. Рефлексия, ягъни хисләребезгә, кичерешләребезгә, тәнебездә булган тойгыларыбызга игътибар итү, аларның үз-үзеңнең тотышыңа ничек бәйле булуын анализлау булыша. Бу җәһәттән терапия ярдәм итә. Әмма терапия бөтен авырулардан да коткара дигән сүз түгел. Кайчак авыру ул – фәкать авыру гына.

Башка караш

Әлеге сорауларны без шагыйрә, журналист Нәфисә Сабирҗановага да бирдек.

Ф

Фото: Нәфисә Сабирҗанованың шәхси архивыннан

– Була шундый хәлләр: адәм баласы үзенең проблемаларына, чиренә шулкадәр күп игътибар итә башлый ки, дөньяда шулардан башка берни дә күрми. Ул шуның белән генә яши, аны – проблеманы – һаман саен үстерә, вакытын, энергиясен сарыф итә. Әлбәттә, бу очракта кеше үзе үзенең сәламәтлегенә начар йогынты ясарга мөмкин дип уйлыйм.

– Хисләр белән тәнебез бәйле, әлбәттә. Мин моны үземнән чыгып та әйтә алам. Элегрәк еш кына зур сәхнәдән саллы, абруйлы аудитория каршында чыгыш ясарга, я булмаса, иҗат кичәләре, концертлар алып барырга туры килә иде миңа. Менә шул вакытларда артык дулкынланудан, сәхнәгә чыгар вакыт җитүгә, ашказаным авырта башлый иде. Андый мисалларны бик күп китерә алам. Ләкин бөтен чирне дә – хистән, бөтен хисне дә чирдән эзләргә ярамый.

– «Татар юрап китерә» гыйбарәсенә килгәндә, бездә халык әйтсә, хак әйтә инде… Ә мин болай дияр идем: бу – Аллаһы Тәгалә эше. Ул гына – барысын да күрүче, белүче, үтәүче. Ул гына синең нәрсә теләгәнеңне, уй-хыялларыңны, тормышыңда ниләр булганын, ниләр кичергәнеңне белә. Һәрвакыт. Әйе, яхшы уйларны күбрәк уйларга, яхшыга юрарга, Ходайдан сорарга кирәк. Ә Ул ишетеп, ничек тә җаен таба…

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү