СВО зонасында кыр кухнясы оештырган Рөстәм Гатин: «Тынлык та куркыныч була ала икән…»

Кыр шартларында 2,5 еллык хезмәт, 4 миллионнан артык кайнар ризыкЧаллы эшмәкәре Рөстәм Гатинның, үзе әйтмешли, тормышындагы иң зур һәм озакка сузылган заказы булды бу.

Якташыбыз Рөстәм Гатин исеме республикада һәм аннан тыш та күпләргә яхшы таныш. Шулай да белмәгәннәргә белгертик: Гатин һәм аның командасы 2022 елның октябрь азагында Татарстан шефлыгында булган Лисичанск шәһәрендә кыр кухнясы оештырырга, халыкны кайнар ризык белән тәэмин итәргә дип, җаваплы сәфәргә кузгала. Әйтергә кирәк, бөтен ил буенча махсус хәрби операция зонасында халыкны ризык белән тәэмин иткән бердәнбер тиңе булмаган проект иде бу.

Кыр кухнясы хәрби хәрәкәтләр зонасындагы эшчәнлеген инде туктатты, Рөстәм Гатин һәм аның командасы туган якка кайтты. «Авыр чакта без анда бик кирәк идек. Хәзер исә кешеләрнең кайнар ризыкка ихтыяҗы юк, без үз миссиябезне үтәдек, арып-талганга, туйганга күрә кайтып китмәдек», – ди әңгәмәдәшебез.

«ВТ» хәбәрчесе, аның белән элемтәгә кереп, андагы тормыш, ватанпәрвәрлек, Бөек Җиңү көне турында сөйләште.

Андагы тормыш турында

4 млн порция кайнар ботка, 2,5 ел, 1,5 мең тонна кайнар азык… Рөстәм Гатинның гуманитар миссиясенең санлы нәтиҗәләре әнә шундый. Хәер, сан түгел, сыйфат күпкә мөһимрәк аңа.

СВО зонасында үткән еллар сезне нәрсәгә өйрәтте? Рөстәм Гатинга иң элек әнә шул сорауны бирдек. «Тормышка карашны үзгәртте», – ди әңгәмәдәшебез.

 

– Анда барганчы, үлем дә, җимерекләр дә, хәрабәләр дә, гомерне куркыныч астына кую да куркытмады. Башта бер генә уй иде: эшне тиешенчә оештырып булырмы? Ботка пешерү иң авыр нәрсә түгел лә. Сынатмабызмы? Элемтәне ялгый алырбызмы? Үз эшебезне ничек көйләрбез? Кайда урнашырбыз? Шөкер, мондый шикләнүләр урынсыз булган, – дип сөйли ул. – Туклану тармагында 25 елдан артык мин. Хезмәт юлымда минем тормышымдагы иң зур заказым булгандыр инде бу. Мактаныр өчен дә, рекорд артыннан куып та башкарган эшебез түгел.

 Ә бит гомерләрен куркыныч астына куйган чаклар аз булмый! Ут астына да эләгәләр, автомобильләренә дә зыян килә, дроннар да оча. Берсе дә, эшен ташлап, кире кайтып китми! Кыр кухнясы тәүлек әйләнәсе диярлек учагын сүндермичә, эшен дәвам иттерә. Чөнки егетләр җаваплылыкның никадәр зур булуын аңлый.

Сорауга әйләнеп кайтсак, иң элек, үзен яңа яктан ачкан Рөстәм Гатин. Замана теле белән «инсайт»ларга, ягъни түбәндәге нәтиҗәләргә килгән:

– Җитәкче буларак тәҗрибәмне, белемнәремне ныгыттым дия алам. Әйткәнемчә, безнең эш ботка пешерүдән генә гыйбарәт түгел иде. Кеше белән сөйләшү, командага җитәкчелек итү, андагы шартларга яраклашу (ә ул шартлар даими үзгәрүчән!), бөтен мәсьәләләрне урында хәл итү, шундагы идарәчеләр белән элемтә урнаштыру… Болар барысы да бик мөһим иде. Аннан, әлбәттә, тормышымның кадерен белергә өйрәндем. Гади, тыныч тормышта көн саен куллана торган нәрсәләрне – газ, су, электр энергиясе, хәтта тынлык белән тынычлыкны да кадерләргә кирәклегенә төшендем. «Тегендә» чакта тынлыкның да никадәр куркыныч була алуын яхшы аңладык без. Чөнки, гадәттә, андый тынлыктан соң нидер була дигән сүз ич… Эшләргә дә, яшәргә дә мөмкин булмаган шартларда эшләргә дә, яшәргә дә өйрәндек без. Ә башкача нишлисең?! Җаваплылык артты. Антисанитария хөкем сөргән урында ашарга пешерүнең ни икәнен чамалыйсыз бит. Бер көндә меңләгән кешене агуларга мөмкин! Игътибарсызлык аркасында. Мондый хаталардан сакландык. Сүз уңаеннан, без халыкка хәләл ризык кына тәкъдим иттек.

Рөстәм Гатин кыр кухнясын да корал дип атый.

– Безнең корал кешеләрне үтерми, зарар салмый. Без табиблар кебек. Аларның да бит пычак-скальпельләре кешене үтерү өчен кулланылмый. Киресенчә, алар кеше гомерләрен коткара. Без дә, көн саен казан, «шумовка», чүмечләребез белән коралланып, кешеләрне коткардык, дия алам. Билгеле инде, без хәрбиләрдән мөһимрәк түгел. Әмма кыр кухнясыннан, кайнар ризыктан башка бер генә солдат та үз эшен башкара алмас иде бит, – ди Рөстәм Гатин. – Командага аталган рәхмәт сүзләрен бик күп ишеттек. Әлбәттә, рәхмәт ишетү рәхәт.

Кеше гомере кадерле дә, шул ук вакытта өч тиенгә дә тормый. Әңгәмәдәшебез тагын шуны да аңлаган. «Моңа мисаллар бик күп булды. Бүген бу кеше бар, иртәгә юк. Шуңа да якыннар белән булган вакытны кадерләргә кирәк. Чаллыга кайткан көннәремдә әти-әнием, хатыным, дусларым белән аралашып туя алмый идем. Чөнки башымда «Минем иртәгә булмавым да ихтимал бит» дигән уй булды… Без бит ялга түгел, фронт сызыгына диярлек бара идек. Гомернең кыл өстендә булуын бөтен кеше аңлый иде. Окопларда яткан, шунда инде ничә еллар хезмәт иткән батырларыбыз белән чын-чынлап горурланам», – ди Рөстәм Гатин.

Ә алар хезмәт иткән шәһәрдәге яшәү шартларына килсәк…

– Инфраструктура корылмалары төзекләндерелә. Республика социаль әһәмияткә ия булган объектларны торгыза. Әйтик, мәктәп, балалар бакчасы, музыкаль мәктәпләр. Халык пенсия ала, МФЦ бар. Кайнар ризыкка мохтаҗлык кичергән кешеләр юк. Без бу проблеманы хәл иттек. Әле эш күп, әмма инде шәһәргә тормыш керде, дияргә була. Подвалларда көн күргән кешеләр юк. Әйе, дроннар килгәли инде… – дип сөйләде Рөстәм Гатин. – Татарстан шефлыгындагы шәһәрләрдә Татарстаннан куратор булган Фәнил Әһлиуллин эшне бик оста башкара. Аны чын-чынлап үрнәк итеп күрәм. Тыйнак кеше ул. Әмма аның эшен билгеләп үтәсем килә. Аннан бик күп нәрсәгә өйрәндем.

…Кыр кухнясы эшен дәвам иттерәчәк, билгеле. Әле республика һәм шәһәр күләмендәге чараларга дәшеп торучылар бар бит. Әйтик, 9 Май бәйрәменә әзерләнгән мәлләре менә. Проектны куәтләп торалар, кыскасы. «Мин берүзем генә беркем түгел. Булышыр кешеләрең булмаса, берни килеп чыкмас иде!» – ди әңгәмәдәшебез. Татарстан һәм Чаллы шәһәре җитәкчелегенә рәхмәте зур Рөстәм Гатинның. Аларның ярдәме, сүзләре һәм гамәлләре дә көч өстәп торган, җебеп төшмәскә булышкандыр, күрәсең.

9 Май һәм ватанпәрвәрлек турында

– СВО зонасына эләккәнче, 9 Май бәйрәменә әллә ни әһәмият бирмәгәнмен мин, – ди Рөстәм Гатин. – Сугыш турында фильмнар күрсәтә торган көн кебек кабул ителә иде ул. Инде мин дә шулай уйлагач, башкаларның да фикере үзгә булмагандыр, дим. Ә инде хәрби хәрәкәтләрне, хәрбиләрнең Ватанны ничек саклавын үз күзләрем белән күргәч, карашым үзгәрде. Сугышта катнашкан бабаларымны тоя башладым димме соң… Җиңү, Җиңү көне, бабайларыма мин хәзер бөтенләй бүтәнчә карыйм. Ватанпәрвәрлек, дигәннән. Тыныч тормышта калганнар укый, бии, җырлый, бизнес белән шөгыльләнә, урамда йөри, үз эшләрен башкара алсын өчен, үзеңне корбан итәргә әзер торудыр дим мин аны. Ватанны сакларга әзер булу. Ватанпәрвәрлек  ул – илнең әләмен күтәргәндә бу күренешкә көлемсерәп карамау, хәрбиләрдән көлмәү, ата-бабаларыңның герой булуы белән горурлану да әле.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү