Ташкент ягын чамала: «Үзбәкстан татарлары» дигән энциклопедик белешмәне тәкъдим иттеләр

«Халыклар дуслыгы йорты»нда «Үзбәкстан татарлары» дигән энциклопедик белешмәне тәкъдим иттеләр. Татар энциклопедиясе институты, Фәннәр академиясе галимнәре, Бөтендөнья Татар конгрессы тарихыбызны, милли мәдәниятебезне саклау буенча галәмәт зур эш башкарган.

Чыгыш ясаучыларны тыңлаганда яшь вакытта өлкәннәрдән ишеткән, үзебез дә җырлап йөргән бер җыр искә төште. Сүзләре мондыйрак: «Бу дөньяда кадерең бетсә, Ташкент ягын чамала…»

Кайчан, кем чыгарган бу җырны? Әлеге сорауга анык кына җавап биреп булмаячак, әмма татар тарихында Үзбәкстанның зур әһәмияткә ия булуы турында икеләнмичә әйтергә мөмкин. Без бала чакта «Ташкиннан кунакка кайтучы» авылдашларны күрү табигый иде. Әйе, үз авылларына кунакка гына кайталар иде алар. Бу хәзер миңа бик сәер тоела. Әмма ул чакта авылдашларның кайберләре Үзбәкстанны үз итәргә мәҗбүр булганнар. «Бу дөньяда кадере беткән» аларның, авыр тормышка, төрле эзәрлекләүләргә түзә алмаганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча, мәсәлән, татарларның шактый өлеше, чукындырудан качып, Урта Азия якларына, аерым алганда, Үзбәкстанга юл тоткан. Хәер, безнең дуслык-кардәшлек тамырлары бик еракларга барып тоташа. Кайбер тарихчылар әйтүенчә, Бохара сәүдәгәрләре Идел буе Болгарстанына хәтта ислам динен дә алып килгәннәр. Ибн Фадланның сәяхәтенә кадәр үк Болгарда мәчетләр булган, намазга чакырып азан яңгыраган. Ә Казан ханлыгы җимерелгәч, борынгы бабаларыбызның нәкъ менә бүгенге Үзбәкстан җирендә сыеныр урын табуы бәхәссез. Без милли-мәдәни багланышлар тарихына артык тукталып тормабыз. «Үзбәкстан татарлары» дигән китапны тәкъдим иткәндә Дәүсовет Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Надирҗан Касыймов ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең бүген ничек дәвам итүе турында сөйләделәр.

Бүген дөньяда зур үзгәрешләр бара: төрле дәүләтләр, халыклар кыйблаларын үзгәртәләр, ә без, төрки халыклар, иманыбызга тугрылыклы булып, бергә-бергә яшәргә омтылабыз. «Милләтне шәхесләр яшәтә», – дибез. «Үзбәкстан татарлары» китабында атаклы милләттәшләребез турында 900 ләп язма бар. Алар үзбәк кардәшләрнең тарихи-мәдәни үсешенә дә турыдан-туры йогынты ясаганнар. Ирексездән, Тукайчарак итеп: «Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?!» – диясе килә. Бүген Үзбәкстан белән ике арада хезмәттәшлек буенча 40 килешү төзегәннәр. Бу сан 40 белән генә төгәлләнмәс, дигән өмет бар. Бүген Үзбәкстанда 320 мең татар яши, диделәр. Ә бездә 40 мең үзбәк дусларны берләштергән милли-мәдәни автономия бар. Моңа Татарстанга килеп эшләүче 160 мең үзбәк кардәшне дә өстәсәк, аларның Татарстан икътисадына керткән өлешләре дә шактый икәне аңлашылыр.

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов әйтүенчә, фән өлкәсендәге хезмәттәшлек белән дә горурлана алабыз. 1993 елда чит ил Фәннәр академиясе белән төзелгән беренче килешү дә Үзбәкстан белән булган икән.

Шунысын да өстик әле: Татар энциклопедиясе институты директоры Эльмира Галимова әйтүенчә, моннан алда «Казахстан татарлары» дигән китап чыккан булган. Киләчәктә Кыргызстан татарлары турындагысын да күрәчәкбез. Кайбер мәмләкәтләр таркалганда безнең «гадәт вә әхлак» алмашып бергә яшәргә омтылуыбызга ничек куанмыйсың ди? Шөкер, Татарстан бүген Россия белән ислам илләренең үзара якынаюында төп арадашчы да әле. Без бүген дә «Ташкин ягын чамалыйбыз». Әмма бу инде кардәш халыклар белән дусларча, туганнарча йөрешү.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү