Лашман мәктәбендә һәр чыгарылыш 100 дән артык җимеш агачы утырткан

Кулларында – көрәк һәм чиләк. Чирмешән районының Лашман мәктәбендә 100 дән артык агач утыртканнар. Һәр чыгарылыш әнә шулай үз өлешен керткән. Киләчәктә балалар рәхәтләнеп җиләк-җимеш белән сыйланыр. Ул гына түгел, мәктәпнең үз балы да булачак.

Элек Лашман мәктәбе гөрләп торган: меңгә якын бала белем алган. Хәзер исә тугыз авылдан нибары 134 укучы җыела. Шуларның 24 е исә коррекцион сыйныфларда укый. Барлыгы 27 укытучы эшли. Авылда 500 ләп йортта 1500 мең кеше яши. «Кызганыч, урбанизация үзенекен итә», – диделәр мәктәптә.

Без килгәндә, мәктәп яны бакчасында агач утыртырга урын казып куйганнар иде инде. Өмәне атна ахырында уздырабыз, диделәр.

– Агач утырту гадәте элек-электән үк килә бездә. Укучыларыбыз яз көне урманнан үсентеләр алып кайтып утырта иде. Нәтиҗәдә бик матур дендрарий барлыкка килде. Тик 2009–2010 елларда мәктәпне реконструкцияләгәндә, төзүчеләр таләбе белән агачларны кисәргә туры килде. Әлеге урында бассейнлы заманча мәктәп сафка басты. Быел элекке урта мәктәп бинасына да капиталь ремонт үткәрелде, – ди мәктәп директоры Фаиз Билалов.

Хәзер инде дендрарийны кабат торгызмакчылар. Әлеге урында җимеш бакчасы үсеп чыгар.

– Агач утырту эшенә барлык укучыларны да катнаштырасыбыз килде. Кайберләре инде фани дөньяда юк. Әмма аларның балалары, туганнары киләчәк. Һәр чыгарылыш сыйныфыннан – бер агач. Җыелган акчага алмагач, груша, карлыган, кура җиләге үсентеләре сатып алдык. Алмагачлар күп булсын, дидек. Барлыгы 103 төп агач бакчабызга ямь өстәячәк. Мул уңыш бирер дип өметләнәбез. Җиләк-җимеше белән укучыларны сыйларбыз. Мәктәп яны тәҗрибә участогында үстергән яшелчә, җиләк-җимешне болай да ашханәдә балаларны ашату өчен тотабыз, – диде укытучылар.

Фаиз Билаловтан хезмәт дәресләренең мәктәпкә кире кайтуы турында да сорашык.

– Һәр яңалык – онытылган иске әйбер ул. Хезмәт дәресләренең мәктәпкә кайтуын хуплыйм. Беренчедән, укучылар арасында: «Безгә моны эшләргә ярамый», – диюче юк. Әти-әниләрдән дә дәгъва ишетмибез. Укучылар, укытучылар, әти-әниләр белән бергәләп өмәләр уздырабыз. Укучылар хезмәт дәресләрендә хезмәт итә, – диде ул.

Коррекцион сыйныфларның да үз юнәлеше икән. Кемдер агач эшкәртә, кемдер тегә, кемдер робот техникасы белән шөгыльләнә. Быел исә 7 нче сыйныф укучылары умартачылык белән шөгыльләнә башлаган. Әлегә өч оя ясаганнар. Кортларын да алсалар, мәктәпнең үз балы булачак.

Сүз уңаеннан: Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты гамәлгә ашырыла.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү