Татарстанда соңгы ун елда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны тугыз тапкыр диярлек кимегән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтте.
“Татарстанда соңгы 10 елда Бөек Ватан сугышы ветераннары саны тугыз тапкыр диярлек кимеде. 5 майга алынган мәгълүматларга караганда, республикада, тыл хезмәтчәннәрен һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләрне дә кертеп, 8,6 мең ветеран яши. 2015 елда аларның саны 76,8 мең тәшкил итә иде”, – диде министр урынбасары.
Наталья Бутаева әйтүенчә, ветераннар елдан-ел кими. “Шуңа күрә бүген безнең алда торган төп бурыч – аларны мөмкин кадәр кайгырту һәм лаеклы тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен тиешле барлык социаль ярдәм чараларын күрсәтү”, – диде ул.
2025 елда ветераннар категорияләре арасында:
сугыш инвалидлары – 27 кеше;
инвалидлык алган сугышта катнашучылар – 80 кеше;
гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьларда, учреждениеләрдә, хәрби-укыту йортларында хәрби хезмәт узган сугышта катнашучылар – 28 кеше;
“Блокададагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләр − 73 кеше;
элеккеге балигъ булмаган тоткыннар – 86 кеше;
тыл хезмәтчәннәре – 7 116 кеше;
һәлак (вафат) булган сугышта катнашучыларның һәм сугыш инвалидларының тол хатыннары – 1 211 кеше.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat