Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгына 8 мең юбилей медале тапшырылган

Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгына барлыгы 8 мең юбилей медале тапшырылган. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтте.

“Татарстанда яшәүче ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына” багышланган 8 306 юбилей медале тапшырылды. Шулай ук, аларга бәйрәм уңаеннан бер тапкыр түләнә торган түләүләрне дә күчереп бетердек”, – диде ул.

Наталья Бутаева искәрткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә, 2025 елның гыйнварында муниципаль башлыкларга фронтовикларны “Мактаулы гражданин” исеме белән бүләкләү бурычы куелды. “Үз муниципаль берәмлекләрендә барлыгы 149 ветеран әлеге мактаулы исемгә лаек булды”, – диде министр урынбасары.

Билгеле булганча, Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясе гражданнарының кайбер категорияләренә 55 мең сум һәм 80 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган түләүләр билгеләнгән иде. Татарстанда республика бюджетыннан федераль түләүгә өстәмә рәвештә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү дә каралган. “Соңгысы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына, балигъ булмаган концлагерь, гетто тоткыннарына, шулай ук блокададагы Ленинград, камалышта калган Севастополь һәм Сталинград халкына – 50 мең сум күләмендә, вафат булган (һәлак булган) Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә – 10 мең сум күләмендә каралган. 300 кеше – 50 мең сум күләмендә, 8 521 кеше – 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләргә сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм һәлак булган ветераннарның тол хатыннарына тапшыру өчен 8 837 азык-төлек җыелмасы китерелде”, – диде Наталья Бутаева.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү