«ЭНЕКӘШ» әсәреннән өзек / Гөлүсә Закирова

***

Егетләр, иң беренче итеп, яшәр өчен блиндаж кордылар. Җирне казып, посадкалардан җыеп кайткан агач ботаклары, бүрәнәләр тезеп, каркас ясадылар. Эчтән диварларын җылылык саклый торган фольга белән тышладылар, сәкеләр ясап, йокы урыннары көйләделәр. Яңгырлы-карлы көннәрдә окоп казырга йөрделәр. Шулай куркынычсызрак икәнен егетләр үзләре дә белә, яңгыр яуганда «птичка»лар очмый. Лычма булып кайтасың, бушлатың белән итекләреңне буржуйка тирәсенә элеп киптерергә азапланасың. Аннан, коралланып, позициягә чыга башладылар. 5 чакрымда каршы як. Приказ булса яки алар атыш башласа, билгеләнгән урынга төбәп атасың да атасың. Патроннар беткәнче. «Птичка»лар йөри башласа, окопка сикерәсең. Бер-ике генә йөрсә, атарга ярамый – син утырган ноктаны чамалар өчен җибәрелгән разведчиклар гына булуы да ихтимал.

Ашау ягы, эчкә үткәч, такы-токыга әйләнде. Штаб биш чакрым ераклыкта. Ашханә дә шунда. Баштарак машина белән кертәләр иде. Тик яңгырлар ява торгач, позициягә илтер юл тәмам ләмгә әйләнде, башта батып, аннан дрон һөҗүменә, миналарга юлыккач, бөтенләй ризык илтүдән баш тарттылар. Ул чактагы штабтан башы чыкмаган комбат Батров, ашыйсылары килсә, үзләре җәяү килсеннәр, диде. Взвод малайлары яхшы гына сүгенде. Бер тәлинкә аш өчен мина басуыннан йөгерергә безне кем дип белә ул, диделәр. Гуманитарка белән килгән тушенкадан берничә көн үзләре аш пешереп ашадылар. Әмма ул бик тиз күңелләренә тиде. Миналар тикшерергә чыккан җирдән беркөн кабан атып кайттылар. Бабай гына дуңгызга кагылмады. Икенче юлы косуля – кыр кәҗәсе аттылар. Анысы Әмирнең туган көненә шашлык кыздырырга да җитте. Озакламый кабаннар аулаудан катгый баш тарттылар. Тетрәндергән бер вакыйгадан соң. Атыш урыныннан көч-хәл белән алып чыккан 200 тамгалы сугышчының ярты ягы юк иде – кабаннар кимергән…

Әмир белән Сулим еш кына бергә туры килде. Анысы бик аралаша торган егет түгел иде, әти-әнисе турында да сөйләми, кесәсендә хач йөртә. Әмма кыен чакларда бер-берсенә терәк була белде алар.

Ә беркөнне позициядә торганда хәтәр генә атышка юлыктылар: умарта күчемени – һәр яктан безелдәп очып чыгалар да утка тоталар.

– Болар позицияне чамалаган, – диде Сулим, теш арасыннан сүгенеп. – Физик, эзне чуалтырга кирәк. Мин өченче ноктага киттем. Барып җитеп булса.

– Понял, брат. Үзеңне сакла.

Приказ буенча позицияне калдырырга ярамый. Бу кушканны үтәмәү, үзбелдеклеләнү. Тик сулы окопта берүзең күпме чыдарга була? Икенче тәүлек бит, икенче… Башка вакытта ашарга булмаса да, коралларга кытлык юк иде. Бетте, алары да бетте. Ярдәм дә юк. Оныттылар Физикны. Беткән, 200 булган, дип уйлыйлар микән? Әллә инде махсус мишень итеп тоталармы? Бу кадәр дрон атакасына тулы бер взвод та каршы торырлык түгел ләбаса. Инде буялып, юеш ләмдә аунап, карар җире калмаган Әмир кесәсен капшап алды. Граната. Ахыр чиктә шуның алкасын тартасы гына кала. Әсирлеккә төшә торганнардан түгел Физик энегез. Әни, әнкәй… Хәтерлисеңме, мин армиягә киткәндә ипи катысын сындырып каптырган идең, улым, бу кисәкне мич башына куям, кибеп бетсә дә, сине көтәр, ашап бетермәгән ризыкларың кайтарыр туган нигезгә, дигән идең… И әни, бу юлы елап калдың шул, ипи сыныгын кесәмә салырга да онытыбрак җибәрдең. Бүген нишлисең икән? Юка пешерәсеңме? Һай, аның тәмлелекләре, пешкән кайнар юканы сындырып, сөт белән эчеп куйсаңмы? Көне буе йөртерлек ризык бит ул, әни. Улым еракларда ятып калды дип, бик елама инде, яме. Менә бу пычрак, хәсрәт тулы окопларны ләгънәт орсын! Ләгънәт орсын! Лә илаһе илләллаһ…

Өченче ноктадан ут ачтылар. Ул да түгел, таң сызылган офыкта бер төркем егетләр шәүләсен чамалап алды Әмир. Алмаш килә! Алар килеп җиткәнче чыдарга була. Сулим! Ай, маладис! Иптәшләргә хәбәр иткән. Хәбәр итә алган…

Тылга чыккач, күл ярына ауды егетләр. Башка атларлык көч тә, теләк тә юк иде кебек. Башта «броник»ны, аннан балчык катып, тагын да авырракка әйләнгән бушлатны тотып аттылар. Әмир яр читеннән учына тутырып, йотлыгып су эчте. Әүвәл битен юды, борыннарга, колакларга кадәр туфрак белән каткан дары тузанын юып төшерәсе килде. Чыдамады, киемнәре белән үк беренче кар төшкән салкын суга керде. Тәннәрне куырып алган боздай салкынны сизмәде егет. Җаныннан бу кичерешләрне юып алырга гына теләде…

…Егетләрне янәшәдәге Гончарово дигән авылга мунчага җибәрделәр. Авыл дисәң дә инде, хәрабәләр, җимерек коймалар, чат саен чүп өеме, кайда да аунап яткан пластик шешәләр һәм ниндидер тимер күчләре. Йортларның күбесендә пыялалары коелып төшеп, ыржаеп торган тәрәзәләр. Әнә шул буш йортларның мунчаларын рәтләштергәләп ягарга, юынырга, киемнәрне киптереп, адәм рәтенә керергә кушылды. Бакча артларында биш-алты сарык күшәп йөргәнен күреп, эчкә җылы үтә, тормыш бар икән ич әле. Әмирләр тукталган йорт янәшәсендә бер карчык тора, шикләнеп кенә бу якка караштыргалап, хуҗалыкта эшләр кырып йөргән була. Тик карашлар уяу иде шул. Аркада да күзләр кирәк булган нинди заманда яшибез, диген. Җирле халыкның бик ачык түгел чырайлары, алар да бик йончыган иде инде…

Мунчаның миче әллә ни зыян күрмәгән, морҗасын көйләгәч, ягып та җибәрделәр. Әмир беррәттән карчыкның коймаларын рәтләштерергә булды. Авылда әтинең сарыклары бакчалар буйлап болай иркендә чабып йөри алмый. Абзар, коймаларын гел рәтләтеп кенә тора. Әбекәйнең дә йөрәге әрни булыр.

Ял итеп алгач, егетләр ихатада киемнәрен юарга тотынды. Тәрәзәсеннән күзәткәләп йөри торгач, карчыкның да күңеле йомшарды, ахры, оныгы белән сабын тотып чыктылар. Киемнәрен юып, үзләренең җылы өйләренә элеп киптерергә булдылар.

Тагын ничә тапкыр туры килгәндер бу тирәдә ялга чыгарга, Әмир Василиса әбигә ярдәм итәргә гадәтләнде. Җае килсә, оныгына шоколадлар, карчыкка күчтәнәчләр дә алгалады. Кибеткә барулар анысы үзгә бер маҗара ише, кибетле авылга кергәнеңне кемдер хәбәр итә, чыгу юлында инде «птичка»лар саклап тора. Шуңа алар 15 минутта ай күрде, кояш алды системасы белән эш иттеләр. Ипи бәяләре солдатларга кыйбат, әмма алмый кая барасың. Көмешкә тәкъдим итсәләр, алырга ярамый – янып үләсең. Кешелеклелек дигән бик тә гадәти, әмма бик кыйбат хискә сусаган чаклар иде ул.

…Позициядә ни көтәсен беркем белми – кайсы яктан сюрприз очып чыгар менә. Әнә чыгып барганда бер иптәшләре «лепесток»ка басты, көзге яфрак арасында барын да абайлап бетерә аласыңмыни – егетне алып кына очырды. Аякны бер басуда өзеп ата торган яңа заман коралы. Ул да түгел, Әмирне дә бүрәнә белән китереп сылагандай булды. Бер мизгелдә башта йөз төрле уй үтте, аяклары урынында, тик селкетерлек хәле генә юк. Снаряд кыйпылчыгы аркасына эләккән икән, броник саклады, юк, әнкәсенең догалары, мөгаен…

– Лә илаһе илләллаһ…

– Физик, вставай, быстро, надо бежать. – Сулим тавышы бу. Айнытып җибәрде. Тик басарлык хәле юк.

– Бар, Сулим, булмый, мин соңрак, үзем…

Тагын бер шартлаган тавыш. Бу юлы аягын гына түгел, үзәген өзеп алырлык авырту кисеп үтә. Снаряд кыйпылчыгы эләккән чалбар ертыгыннан шаулап кайнар кан ага. Ләкин баш эшли, биленнән каешын суырып алып, жгут сала. Тагын теге умарта күчедәй безелдәгән тавыш. Рюкзакларын аркасыннан алып атып, янәшәдәге ермакка тәгәрәүдән башка чара күрмәде ул.

Өстенә ике мәет каплап исән калган сугышчыны берничә сәгатьтән табып алдылар.

– Физик, син исән?

– Куда я денусь, Сулим… Тәмәке бир әле.

– Нинди тәмәке? Врач кирәк сиңа.

– Ничава, безгә ни булсын, утта янмый, суда батмый торган татар каны бездә.

– Ладно, не умничай. Бронежилетыңдагы кыйпылчыкны күрдеңме? Сакламаса, бетә идең, малай. Госпитальдән кайткач, тәмле итеп бәрәңге кыздырып ашатырсың, яме.

– Ярар, брат. Минем кесәдән уколны алып када әле. Менә рәхмәт. Мондагы 200 ләр турында штабка әйтергә кирәк. Хет кешечә алып чыгып җирләсеннәр иде. Аларны да кемдер көтә бит…

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү