Татарстан «Җиңү утын саклыйбыз» акциясенә кушылды. Илнең 80 төбәгендә реставрацияләнгән мемориалларда бер үк вакытта Мәңгелек утлар кабынды. Республикада ул Тукай районының Яңа бистәсендә барлыкка килде. Субъектлар видеоэлемтә режимында җыелды, анда төбәк башлыклары чыгыш ясады. Беренчеләрдән булып Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка сүз бирелде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Гаҗәеп тырышлыклар бәрабәренә 80 ел элек ата-бабаларыбыз тарихтагы иң канкойгыч сугышта җиңү яулаган. Аларның Туган илгә карата ихлас мәхәббәте, хакыйкатькә һәм гаделлеккә ышанычы – безнең барыбыз өчен дә мәңгелек ориентир. Ул дәһшәтле елларда 700 мең татарстанлы сугышка киткән, аларның яртысы өйләренә әйләнеп кайтмаган. 353 кеше Советлар Союзы Герое кебек югары исемгә лаек булган. Туган илебез өчен гомерен корбан иткән батырлар турында истәлек безнең күңелләрдә мәңгегә калачак», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, Татарстан җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да зур өлеш керткән. Сугыш башланганнан бирле республика предприятиеләре, авыл халкы хәрби заказларны үтәү һәм фронтны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итү эшенә актив кушылган. Казан һәм Яшел Үзәнгә хезмәт батырлыгы шәһәре исеме бирелгән.
Яңа мемориал Яңа бистәсендә Габдулла Тукай исемендәге паркта урнашкан. Мәңгелек уттан тыш, биредә бистәнең Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләренә һәйкәл куелган.
Акциянең төп мәйданчыгы Санкт-Петербургтагы «Торналар» мемориалы булды. Биредә шулай ук Мәңгелек ут барлыкка килде. Туры эфирга чиратлашып илнең алты төбәгеннән вәкилләр чыкты.
80 яңа Мәңгелек утның һәркайсына чәчәкләр салдылар. Аннары Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция хәрбиләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat