Марат Гыйбатдинов: «Мин укырга теләмим дигән нәрсә булмаячак»

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә «Безнең төбәк тарихы» дәресләре кертелә. Үзенчәлеге нәрсәдә? Дәреслекләрне һәр төбәк үзе теләгәнчә яза аламы? Бу эшне кем башкара? Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов белән шул хакта сөйләштек.

– Марат Мингалиевич, Татарстан һәм татар халкы тарихы узган гасырның туксанынчы елларында укытылды да аннан төшереп калдырылды. Менә бу чор эчендә бушлык барлыкка килгәне белән килешәсезме?

– Хәзерге вакытта төбәк тарихы федераль дәүләт стандартлары нигезендә Россия тарихы кысасында гына укытыла. Моңа кадәр ул төбәк компоненты буларак өйрәнелде. Һәр төбәк үзе хәл итә иде. Хәзер инде вазгыять үзгәрәчәк. Мин укырга теләмим, дип берәү дә әйтә алмый. Бу – ил күләмендә әзерләнгән проект. Төбәк тарихын өйрәнү барлык укучыларга да мәҗбүри булачак.

Бушлык барлыкка килде, дип әйтмәс идем. Бөтенләй төшеп калмады бит ул. Ул тыелмады, шул ук вакытта мәҗбүри дә булмады. Укытучылар барыбер юлын тапты. Россия тарихын укытканда, төбәккә бәйле өстәмә мәгълүмат бирде. Республикада 10–15 ел инде Татарстан тарихы буенча олимпиада уза. Җирле тарихны укыту югалмады, дәреслекләр дә чыкты. Төбәк тарихын бөтенләй бетергән булсак, бу яңа дәреслекне тиз арада әзерли алмас идек. Төп язмалар, авторлар, хәтта балалар нәшрияты да әзер иде. Кыскасы, традицияне югалтмадык. Ә кайбер төбәкләрдә бу эшне өр-яңадан башларга туры килде. Әле кайберләре федераль үзәккә кулъязмасын да тапшырмаган. Дәреслекне безнең институт, КФУ галимнәре, Татарстан Мәгарифне үстерү институты методистлары киңәшеп эшләде.

– Шулай да федераль үзәк нинди таләпләр куйды? Төбәкләрнең аны үзләре теләгәнчә язу мөмкинлеге бармы?

–       Төп катгый таләп: тарихи вакыйгаларга бәя биргәндә, Россия тарихы дәреслекләрендә булган материалга, концепцияләргә каршы килмәү. Төбәк тарихы Россия тарихының аерылгысыз бер өлеше буларак күрсәтелә. Бизәлеше, концептуаль карашлары бер, эчтәлеге төрле төбәкләрдә төрле булачак.

Бу эш башланганчы, федераль үзәк курсның төп юнәлешләрен билгеләде (аның хронологиясен, сәгатьләр санын, сыйныфлар буенча бүленешен). Әмма һәр төбәк эшне үзе башкарды. Дәреслеккә без үзебез теләгәнне кертә алдык һәм аның кирәклеген Мәскәү белгечләренә дә расладык. Бәхәсләр дә булмады түгел. Әмма бүгенге вазгыятьтә без кирәк дип санаган барлык темаларны да кертүгә ирештек.

– Дәреслек кайсы ягы белән аерылып тора?

– Элекке дәреслекләр белән чагыштырсак, алар бер-берсен кабатламый. Монда бөтенләй башка хронология, сыйныфларга бүленү дә аерыла. Ул 5–7 сыйныфлар өчен язылды. Моңа кадәргесе 5–11 сыйныфларга иде. Анда һәр чор турында аңлатылды. Хәзергесе исә, сәгатьләр санына карап, иң әһәмиятле барлык вакыйгаларны үз эченә алды. Татарлар тарихына бәйле барлык чорлар да кертелде. Борынгы төрки чор да, Болгар чоры, Алтын Урда, Казан ханлыгы, ТАССР оешу, Бөек Ватан сугышы һ.б. Төбәк җирләренең Россия дәүләте составына керүе, татарларның һәм төбәк халыкларының дәүләт төзелешенә, аның чикләрен саклауга, Шәрык илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләр һәм сәүдә үсешенә кергән өлеше күрсәтелә.

ХХ гасырның 90 нчы елларында Татарстанның аякка басуы, күпмилләтле җәмгыятьтә милли үзаң саклау, милләтара тынычлык һәм тотрыклылык урнаштыру, мәдәни, икътисадый үсешне тәэмин итү, Татарстанның бүген Россиянең үсешенә керткән өлеше дә чагылган. Казанның һәр гасырда илдә тоткан урыны турында мәгълүмат бирелә. Бөек шәхесләребез дә читтә калмады. Халыкның яшәү шартлары ничек үзгәргән? Һәр чорда моны чагыштырып күрсәтергә тырыштык.

Техник прогрессның кешегә йогынтысын аңлатуга әһәмият бирдек. XIX гасыр ахырында башкалада халыкның 90 проценты йортларын утын, күмер ягып җылыткан. Урамнарда көл, күмер, утын таулары өелгән. Һәр йортның морҗасыннан төтен чыккан. Эчә торган суны да атлар җигеп, зур мичкәләрдә ташыганнар. Электр уты, үзәкләштерелгән җылыту, газлаштыру кертелгәч, урамнар һәм һава чистарды. Бу үзгәрешләрне замана яшьләренә аңлатырга кирәк. Алар бит утсыз, интернетсыз яшәүне күз алдына да китерә алмый. Тузган торак программасын тормышка ашыру, газлаштыру буенча Татарстан Россиядә беренчеләрдән булды. Шуңа бәйле мәгълүмат та бар дәреслектә. Күпмилләтле төбәк булгач, мәдәнияттәге бәйләнешләрне дә күрсәттек. Соңгы бүлек – СВО. Бу федераль үзәкнең таләбе иде. Татарстанның керткән өлеше, заман геройлары турында да мәгълүмат бирелә.

Дәреслекнең электрон форматы да әзер. Анысы замана укучысына тагын да кызыграк булыр. Аудио, видео өлешләре дә, тестлар да бар. QR-кодлар да күп. Татарстанда булган барлык музейларга сылтама да куйдык.

– Соңгы вакытта тарихны бозып күрсәтү очраклары турында да еш ишетәбез. Моңа да игътибар иттегезме?

– Безнең галимнәр имеш-мимешләргә түгел, фәнни чыганакларга, архив документларына таяна. Яңа басма фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләренә нигезләнеп язылды. Интернеттагы ялган мәгълүмат, тарихны бозу очракларын күрү һәм аларның фәнгә каршы килгәнен аңлауга исә аерым игътибар ителде.

– Бүген китап ни хәлдә әле? Татарчасы да булачакмы?

– Дәреслекнең кулъязмасын Мәскәүгә әзерләп җибәрдек инде. Россия Фәннәр, Мәгариф академияләре экспертизасын көтәбез. Федераль исемлеккә кергәч кенә, рәсми дәреслек була ала ул. Дәреслек башта рус телендә чыгачак. Татар теленә тәрҗемә итү сораулар тудырмас, мондый тәҗрибә бар бит. Ләкин анысы инде – киләчәк эше.

– Аны югары сыйныф укучылары өчен дә төзү күздә тотыламы?

– Укытучылар да моны хуплый. 7 сыйныф белән тәмамланырга тиеш түгел, диләр. Тик бездән тормый. СанПиН, стандартлар бар. Мәктәптә сәгатьләрне тик торганда гына арттырып булмый. Әлегә мәсьәлә хәл ителмәгән. Бу курсларны башка сыйныфларга да озайту отышлы булыр иде. Ни өчен дигәндә, әлегә безне борчыган проблема бар. 5 нче сыйныфта төбәк тарихын борынгы гасырдан башлап, урта гасыр чоры белән тәмамлыйбыз. Россия тарихы буенча бу чорны колачлаган дәреслекләр гомумән юк. Балалар 5 нче сыйныфта бары тик борынгы Грек, Рим, Мисыр тарихларын гына өйрәнә. Шуңа күрә без аларга Россия тарихыннан белмәгән нәрсәне аңлатырга мәҗбүрбез. Мондый җитешсезлекләр 6–7 сыйныф дәреслекләренә дә кагыла. Хронологик параллельлекнең бозылуы әнә шундый проблемага китерә. Россия һәм дөнья тарихының һәр чорын өйрәнгәндә, без төбәк тарихының шул ук чорын өйрәнсәк, яхшырак булыр иде.

– Үз тарихын белмәгән кешене ватанпәрвәр дип әйтеп буламы?

– Без «патриот» сүзен ничек аңлыйбыз? Урамда әләм күтәреп, күкрәк сугып, «Мин – патриот!» – дип кычкырган кешеме ул, әллә дәүләт мәнфәгатен кайгыртып, аның үсешенә үз өлешен кертүчеме? Икенче караш дөресрәк күренә. Кычкырырга бик җиңел бит. Ә син үз халкыңны, Ватаныбызны бөек итү өчен нәрсә эшләдең соң? Югыйсә үзең яшәгән җирне булса да матурайту, кешеләргә уңай шартлар тудыру, күршеләрең белән күмәкләшеп эшләү һәр кешенең кулыннан килә бит. Ватанпәрвәрлек туган җиреңә хөрмәттән башланырга тиеш. Үз гаиләсе, халкы, төбәгенең үткәнен белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше ил тарихына да битараф була.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү