Беркем дә онытылмаган

Татарстанда, тыл хезмәтчәннәрен һәм блокададагы Ленинградта яшәгәннәрне дә кертеп, барлыгы 8,6 мең ветеран яши. Соңгы ун елда гына да аларның саны тугыз тапкыр диярлек кимегән. Ни кызганыч, сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган, аның тере шаһитлары булган ветераннарыбыз еллап түгел, көнләп кими. «Шуңа күрә бүген безнең алда торган төп бурыч – аларны мөмкин кадәр кайгырту», – диделәр Татарстан Министрлар Кабинетында бәйрәм чараларына багышлап үткәрелгән брифингта.

Ветераннар сафы сирәгәя

«Бүген Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 135 ветеран исән. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, без даими рәвештә аларның яшәү шартларын тикшерәбез, социаль-көнкүреш мәсьәләләрендә адреслы ярдәм күрсәтелә. Ветераннарның сәламәтлегенә аерым игътибар бирелә», – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

5 майга алынган мәгълүматларга караганда, республикада 8,6 мең ветеран яши. Бу санга тыл хезмәтчәннәре һәм блокададагы Ленинградта яшәгәннәр дә керә. «2015 елда аларның саны 76,8 мең тәшкил итте. Татарстанда соңгы 10 елда ветераннар саны тугыз тапкыр диярлек кимеде», – диде Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева.

Юбилей медале

Татарстанда Җиңүнең 80 еллыгына барлыгы 8306 юбилей медале тапшырылган. Наталья Бутаева искәрткәнчә, Татарстан Рәисе йөкләмәсе нигезендә, 2025 елның гыйнварында район һәм шәһәр башлыкларына фронтовикларны «Мактаулы гражданин» исеме белән бүләкләү бурычы  да куелган иде. «Үз муниципаль берәмлекләрендә барлыгы 149 ветеран әлеге мактаулы исемгә лаек булды», – диде министр урынбасары.

Моннан тыш, республикада сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә һәм һәлак булган ветераннарның тол хатыннарына тапшыру өчен 8837 азык-төлек җыелмасы әзерләгәннәр.

Торак шартларын яхшырту

Татарстанда 2008 елдан бирле 19 меңнән артык Бөек Ватан сугышы ветеранына торак шартларын яхшыртуга субсидия бирү рәвешендә ярдәм күрсәтелгән. 2014 елдан 2025 елга кадәр ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары яши торган 1712 торак бинада ремонт ясалган, шул исәптән 2025 елда – 13 торак бинада. Наталья Бутаева әйтүенчә, 2025 елның 5 маена Татарстанда торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә торучы сугыш ветераннары юк.

Социаль ярдәм

Ветераннарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә социаль ярдәм чаралары (торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 проценты күләмендә) каралган.

Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә алган яралары, контузияләре яки имгәнүләре аркасында инвалид булган ветераннар протезлар (теш протезларыннан тыш) һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән тәэмин ителә.

Тыл хезмәтчәннәре Татарстан бюджеты хисабыннан айлык акчалата түләү (2025 елда – 939 сум), түләүсез теш протезлары һәм колак протезлары ала.

Шулай ук, навигация чорында аларга шәһәр яны су транспортында йөрү өчен 50 процент күләмендә ташлама бирелә.

Акчалата түләү

Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан федераль дәрәҗәдә Россия Федерациясе гражданнарының кайбер категорияләренә 55 мең сум һәм 80 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган түләү билгеләнде. Аны апрельдә үк күчереп бетергәннәр инде. Татарстанда республика бюджетыннан федераль түләүгә өстәмә рәвештә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү дә каралды. Соңгысы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына, балигъ булмаган концлагерь, гетто тоткыннарына, шулай ук блокададагы Ленинград, камалышта калган Севастополь һәм Сталинград халкына – 50 мең сум күләмендә, вафат булган (һәлак булган) Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашканнарның тол хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә 10 мең сум тәшкил итә. Татарстанда яшәүче 300 кеше – 50 мең сум күләмендә, 8521 кеше 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алган.

 2025 елда ветераннар категорияләре арасында:

  • сугыш инвалидлары – 27 кеше;
  • инвалидлык алган сугышта катнашучылар – 80 кеше;
  • гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьларда, учреждениеләрдә, хәрби-укыту йортларында хәрби хезмәт узган сугышта катнашучылар – 28 кеше;
  • «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнүчеләр − 73 кеше;
  • элекке балигъ булмаган тоткыннар – 86 кеше;
  • тыл хезмәтчәннәре – 7116 кеше;
  • һәлак (вафат) булган сугышта катнашучыларның һәм сугыш инвалидларының тол хатыннары – 1211 кеше.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү