Синоптиклар Татарстанда кырау төшү мөмкинлеге турында кисәтә

Иртәгә, 7 майда, Татарстанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә кырау төшүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Һавада һәм туфракта температура 0..-2 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Республика халкына сак булырга һәм авыл хуҗалыгы культураларына һәм транспорт чараларына йогынты ясый алырлык түбән температурага әзер булырга киңәш ителә.

Җимеш чәчәкләренә кырау тимәсен өчен нишләргә? Агроном Салават Галимҗанов КИҢӘШЛӘРЕ

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү