Радик Салихов: Георгий лентасының тарихы бик еракка барып тоташа

9 Май – ул бәйрәм барлыкка килгәннән алып безнең көннәргәчә сузылган тарих. Бу көн халык күңелендә ниләр белән яши? 80 ел буена нинди үзгәрешләр кертелгән? Бөек Җиңүне бәйрәм итүнең нинди традицияләре сакланган? Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов белән шул сорауларга җавап эзләдек.

– Радик Римович, Без Россиядә Җиңү көнен 9 Майда бәйрәм итәбез. Ә башка илләрдә бер көнгә алдарак, 8 майда билгеләп үтәләр? Мондый аерманы ничек аңлатырга?

– 8 май көнне Реймс шәһәрендә капитуляция акты имзаланганнан соң (Германия ягыннан аңа – фельдмаршал Йодль, ә СССР ягыннан генерал Суслопаров кул куя) АКШ, Бөекбритания һәм Франция җитәкчеләре Германиянең тулысынча җиңелүе турында игълан итәләр. Аңлашыла ки, бу илләрдәге матбугат чаралары шау-шу куптара. Ә совет хөкүмәте әлеге хәл белән килешеп бетми: Германиянең җиңелүе турындагы капитуляция актын союзниклар катнашында рәсми төстә имзалауны таләп итә. Мондый таләпнең тагын бер сәбәбе бар: Реймста актка кул куелганнан соң, Германия армиясе бөтен фронтларда тулысынча сугыш хәрәкәтләрен туктатырга тиеш була. Әмма бу шарт үтәлми. Германия канцлеры адмирал Карл Дениц Көнчыгыш фронттагы немец гаскәрләренә көнбатышка таба чигенергә, кирәк булган очракта сугыш ачарга боерык бирә. Сталин фикеренчә, «Тарихка кереп калырлык бу вакыйга, беренчедән, рәсми төстә бөтен дөньяга күрсәтелергә, икенчедән, агрессия башланган якта – Берлинда үткәрелергә тиеш. Һәм берьяклы гына түгел, анда Гитлерга каршы коалициягә кергән барлык илләрнең берләштерелгән баш командованиесе катнашырга тиеш» була. Союзниклар бу сүзләр белән килешеп, капитуляцияне имзалау тантанасын икенче тапкыр үткәрергә ризалашалар.

Шулай итеп, 1945 елның 8 маеннан 9 маена каршы төнендә мәгълүмат чаралары вәкилләре, союзниклар һәм совет гаскәрләре катнашында Германияне капитуляцияләү актына кул куела. Немецлар ягыннан аны фельдмаршал Кейтель, ә безнең яктан маршал Георгий Жуков имзалый. Тантана үзәк Европа вакыты буенча 23.00 сәгатьтә башлана (Мәскәү вакыты белән – 24.00) һәм 23.43 минутта (Мәскәү вакыты белән 0.43) тәмамлана. Шулай итеп, Мәскәү вакыты белән Җиңү көне 9 май көнендә булып чыга. Ә Европада һәм башка бик күп илләрдә бу көнне 8 майда билгеләп үтәләр. Актка кул куелганнан соң Германия хөкүмәте таркатыла, ә немец гаскәрләре тулысынча коралларын ташлыйлар.

 – Җиңү көне уңаеннан Кызыл мәйданда парад 24 июньдә генә үткәрелә. Сәбәбе?

– Беренче Җиңү парады, чыннан да, 1945 елның 24 июнендә үткәрелә. Аның белән генерал Константин Рокоссовский җитәкчелек итә, маршал Георгий Жуков кабул итә. Ак атка утырып, ул тантаналы төстә совет гаскәрләрен әйләнеп чыга һәм, бөтен формасына туры китереп, баш командующий Иосиф Сталинга рапорт бирә. Бу парадта хәрби техника да катнаша. Шул исәптән легендар Т-34 танкы, Б-13 «Катюша» минометы, ЗИС-3 тубы, ГАЗ М-1 «полуторка»сының төрле модельләре була. Парад Ленин мавзолее итәгенә фашист штандартларын ташлау белән тәмамлана. Бу мактаулы миссияне үтәү Дзержинский полкы солдатларына тапшырыла.

Ә ни өчен 24 июньгә кадәр сузыла дигәндә, бу – киресенчә, Россиядә әзерлек эшләренә иң кыска вакыт бирелгән парад. Шуңа күрә техника белән дә кайбер аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Солдат һәм офицерларны киендерү мәсьәләсендә дә проблема барлыкка килә. Киемнәр тегү өчен җитәрлек сыйфатлы материал таба алмыйлар, шуңа күрә булганын буярга туры килә. Тиз-тиз тегәргә дә мәҗбүр булалар. Җитмәсә, парад вакытында көчле яңгыр ява башлый. Фронтовикларның битләре, хәтта басып торган сулы урыннар да төрле төстәге буяуга манчыла. Әмма бернигә карамастан, бу тиңе булмаган Бөек Җиңү парады була.

– Алга таба Җиңү бәйрәмнәре ничек билгеләп үтелә?

– 1946–1947 елларда 9 май СССРда ял көне дип санала, әмма парад кебек бар халыкны үзенә җәлеп иткән, дулкынландыргыч чаралар үткәрелми. 1948 елдан башлап бу бәйрәм «онытыла»: календарьда «кызыл көн» итеп тә билгеләнми, ял да итмиләр. Рәсми төстә бары тик Җиңүнең 20 еллык юбилеенда – 1965 елда гына үткәрелә башлый. Бу елны Кызыл мәйданда үткәрелгән парадта беренче тапкыр Җиңү байрагы җилферди. Анда Мәскәү гарнизоны частьлары, югары хәрби училищеларның һәм академияләрнең курсантлары катнаша. Катнашучыларның өчтән бер өлеше Бөек Ватан сугышы ветераннары була. Аннан соң Кызыл мәйданда парад бары тик 1985 елда гына үткәрелә. Анысы Бөек Җиңүнең 40 еллык юбилей елына туры килә. Бу тарихи чарада хәрбиләр Бөек Ватан сугышы чорындагы форманы кияләр. Аннан соң халык Җиңү парадын 1990, 1995 елларда карый ала. 1996 елдан аны даими төстә үткәрә башлыйлар, ә 2008 елдан гаскәрләргә техника да кушыла. Шул көннән бирле бу чараның булмый калганы юк. Сугыш ветераннары җиңүчеләр колоннасында соңгы тапкыр 2000 елда үткәрелгән парадта катнаша. Аннан соң, өлкән яшьтә булу сәбәпле, аларга бәйрәм парадын трибуналардан гына күрсәтергә карар кылына.

– Соңгы елларда Җиңү бәйрәмендә «Үлемсез полк» акциясен үткәрү традициягә әверелеп бара. Бу чараның тарихы ничек башлана?

– Илебездә генә түгел, чит илләрдә дә миллионнарча кешенең игътибарын җәлеп иткән бу акциянең тарихы чагыштырмача бик яшь, бары тик 2007 елга гына барып тоташа. Шул елны Төмән шәһәрендә Геннадий Иванов җитәкчелегендәге ветераннар оешмасы һәлак булган ата-бабаларын искә алалар: туганнарының аклы-каралы фоторәсемнәрен тотып, шәһәр урамнары буйлап үтәләр. Вакыйга матбугат чараларыннан да читтә калмый. Бу хакта телевидениедән күрсәтәләр, газета-журналларга язалар. Акция дәвам итә. Берничә ел төрле исемнәр астында үткәрелә. 2011 елда Томск шәһәрендә исә бүгенге исемен ала. 2013 елда халык артисты Василий Лановой Мәскәүдәге Поклонная горада Хәтер маршы үткәрә. Анда бер меңнән артык кеше катнаша. 2014 елда бу сан – 40 меңгә, ә 2015 тә 500 меңгә җитә. Шул вакыттан бирле бер генә Җиңү көне дә «Үлемсез полк»тан башка үтми. Кагыйдә буларак, ул төрле шәһәрдә төрле вакытларда үткәрелә. Әмма бердәмлек, ватанпәрвәрлек хисе – һәркайда да бертөрле. Бу хәрәкәткә башка илләр дә кушылды. Акциядә дәүләт җитәкчеләре дә катнаша. Шул исәптән Россия Президенты Владимир Путин да. Чөнки сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Әйтергә кирәк, «Үлемсез полк» хәрәкәтенең әһәмияте бик зур. Вакыт аяусыз: сугыш елларының шаһитлары азайганнан-азая бара. Тиздән алар бөтенләй калмаска да мөмкин. Ә балалар «Үлемсез полк» акциясендә катнашыр өчен сугышта җиңү яулаган бабаларының язмышы белән кызыксына.

– Җиңү көне якынлашканда без тагын бер традицияне яңартабыз: зур горурлык хисе белән Георгий ленталары тагабыз…

– Георгий лентасының тарихы бик еракка барып тоташа. Аны 1769 елның 26 ноябрендә, 1768–1774 еллардагы рус-төрек сугышы вакытында, Екатерина Икенче Изге Георгий ордены белән бергә гамәлгә кертә. Лентаның исеме Георгий Победоносецка бәйле. Аңа өстәп, жалованье да билгеләнә. Хуҗасы үлгән очракта, бу түләү нәселдән нәселгә күчә. Әмма берәр ярамаган эш эшләнсә, әлеге бүләктән мәхрүм иткәннәр. Традиция буенча, Георгий лентасындагы кара төс – төтенне, шәмәхә төс ут ялкынын символлаштыра.

Бөек Ватан сугышы елларында Георгий лентасы 1943 елда, Дан ордены гамәлгә кергәч, символик әһәмияткә ия була башлый. «Германияне җиңгән өчен» медаленең дә нәкъ шундый лентасы була. «Георгий лентасы» хәрәкәте, акция буларак, «Яңалыклар» Россия мәгълүмат агентлыгы һәм волонтер студентлар инициативасы белән барлыкка килә. Максаты – авыр сугыш елларын искәртеп тору, яшь буында ата-бабалары өчен горурлык уяту. Хәзер «Хәтерлим, горурланам» дип аталган бу акция бөтен Россия буйлап атлый. Кыскасы, иске традицияләр дә онытылмый, яңалары да туып тора. 9 Май ул – халык күңеленә уелган хәтер. Аны берничек тә сызып атып булмый.

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү