Гасыр кичкән укытучы: «Кайчак китапка да яза идек»

«Хәзерге мәктәптә дә укыта алыр идем мин. Яшем генә олы шул, балам». Баулы районының Татар Томбарлысы авылында яшәүче 101 яшьлек Фәхриҗамал әби Шәрәпова әнә шулай дип шаккатырды. Сугыш елларында белем биргән, гасыр кичкән укытучының без дә хәлен белештек.

Татар Томбарлысы авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып туган ул. Барысы 12 бала үсәләр. Кечкенәдән укуга әвәс була Фәхриҗамал. Авылда алган башлангыч белем белән генә тукталып калмый. Башкортстанның Иске Турай авылында яшәүче бертуган апасына барып, җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аннан туган авылына кайтып, Баулы мәктәбендә белем ала башлый. Тик уку өчен түләү мөмкинлеге булмый. Өстәвенә өс-башы да, китап-дәфтәре дә кирәк. Елый торгач, әти-әнисен барыбер күндерә: акча табып, кабат укырга җибәрәләр. 1941 елда 10 нчы сыйныфны тәмамлап, кулына аттестат ала. Очучы яки табиб булу турында хыяллана кыз. Әмма сугыш барлык хыялларын да чәлпәрәмә китерә. Абыйсы сугышка киткәч, аның урынына колхозга хисапчы итеп билгелиләр Фәхриҗамалны. Озак эшләргә туры килми. Шул ук елның көзендә Баулы мәктәбенә укытучы итеп чакыралар. Комсомолга керә. Аңа авыл мәктәпләрендә дә укытырга, колхоз бригадиры, комсомол оешмасының секретаре да булырга туры килә. Шул вакытта укучылары белән концерт, спектакльләр куярга да өлгерә. Җәйләрен иртәдән кичкә кадәр иген басуында көлтә бәйлиләр.

– Сугыш чорында берәүгә дә җиңел булмады. Әмма бернигә дә карамыйча, балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирдек. Бер укучы да каршы әйтмәде, сүземнән чыкмады. Укытучыга хөрмәт зур иде. Китап, дәфтәрләр бар иде, әмма санаулы иде. Кайчак китапка да язгаладык. Һәр сыйныф саен – мич. Ягарга утын бар иде, шөкер. Бергәләп кисә идек. Аякта – чабата. Өс-баш начар. Беренче яңа кием Казанга укырга баргач кына тәтеде. Туганнарым алып бирде, – ди ветеран укытучы, михнәтле яшьлеген искә төшереп.

1945 елда Бөгелмә педучилищесын тәмамлап, авыл мәктәбендә туган тел укыта башлый ул. Казанда читтән торып татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге ала. Баулы шәһәрендәге 3 нче мәктәптә укытып, лаеклы ялга чыга. 1963 елда аңа «Татарстанның атказанган укытучысы» исеме бирелә. Рәхмәт хатлары, грамоталары да бихисап.

Бүген Фәхриҗамал әби сеңлесе Гафифәнең килене Сәрия тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.

– Фәхриҗамал апа таләпчән укытучы иде. Аны күрүгә хәтта шук малайлар да шым була иде. Безне татар теленнән укытты ул. Укымышлы булуы белән аерылып торды, – ди 71 яшьлек Сәрия апа. – Хәзер дә зиһене дә, кәефе дә әйбәт. Газета-журналлар укудан туктавына әле бер-ике ел гына. Икәүләшеп телевизор карыйбыз. Ил-көн яңалыкларын белеп торабыз. Моңа кадәр ишегалдына чыгып физкультура ясый, мунчада хәле беткәнче чабына иде. Йөзне узгач, кәефе башкачарак шул. Ашый да күбрәк йокларга тырыша хәзер. Әле менә мунча кереп чыкты. Июльдә, Алла боерса, 102 яшь тула.

Тормышында сынаулар да, югалтулар да аз булмый Фәхриҗамалның. Бертуган өч абыйсы сугыш кырыннан кайтмый. Әтисе 12 ел сукыр утырса, аннан әнисенең күзләре күрми башлый. Аларны тәрбиясеннән ташламый. 1965 елны өйләре янып бетә. Яңасын төзергә авыл халкы, туганнары, дуслары ярдәм итә. Әнисенең үлемен бик авыр кичерә. Шуннан соң салкын тидереп, бер ел хастаханәдә үпкә чиреннән дәвалана. Бу вакытта инде мәктәпне онытып торырга туры килә.

– Олы яшьтәге әнине ташлап беркая да китәсем килмәде. Үзем турында уйларга вакыт булмады. Тормыш шулай бер мизгелдә үтте дә китте. Сәриягә рәхмәт, мине үз баласы кебек карый, – ди әбекәй.

Район җитәкчелеге Фәхриҗамал әбигә шушы көннәрдә генә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль һәм «Татарстанның тыл геройлары» китабы тапшырганнар. Анда тыл ветераны, республиканың атказанган укытучысы, авылның иң өлкән кешесе Фәхриҗамал әби Шәрәпова турында да мәгълүматлар бар. Мәктәп укытучылары да онытмый үзен. «Быел бүләкне бик күп китерделәр. Искә алмасалар да, бернишләп булмый. Аздан да күңел була. Кадеремне сизеп яшим», – ди йөзьяшәр әби.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү