Җиңү сөенчесе. 1945 елның 9 маенда туган Рифкать әфәнде турында

Казанның Кадышево бистәсендә яшәүче Рәфкать Фәссаховның дөньяга аваз салуы Бөек Җиңү көненә туры килгән. Әйе, ул нәкъ менә 1945 елның 9 маенда туган. Әлеге тарихи көн аның тормышында нинди чагылыш тапкан? Бу турыда без юбилярның үзеннән сораштык. 

– Әниемнең мине дөньяга китергән көн турында артык истәлекләргә бирелеп сөйләвен хәтерләмим, – дип искә алды Рәфкать абый ул чакларны. – Ишле гаиләдә тәрбияләнеп үстем. Әни 11 бала алып кайткан. Шуның икесе сабый чакта ук вафат булган, тугызыбыз исән-сау үсеп җитте. Көн туды исә итәк тулы бала-чаганың тамак ягын кайгыртырга кирәк булган. Колхозында да эше бетеп тормаган. Авыл халкы иртәнге сәгать 3 тә торып, үз хуҗалыгындагы хайваннарны карап, өй тулы бала-чагасын кайгыртып, уракка төшеп китәр иде. Шуңа күрә безгә артык игътибар булгандыр дип уйламыйм. Ә менә үсә төшкәч, чордашларымның: «Сине махсус шушы көнне яздыртканнар инде. Мондый тарихи көнне тумагансыңдыр да әле», – дигән ярым шаярып, ярым төрттереп әйтелгән сүзләрен ишетергә туры килде.

Менә шулай итеп, Чирмешән районының Туймәт авылында Җиңү сөенчесе бәби авазы шатлыгы белән кушылган.

– Каенанам: «Рәфкатьне сарык көтүе кергән вакытта, сугыш бетү хәбәрен алуга таптым», – дип сөйли иде. Әле ул вакытта 1925 елда туган уллары Хәррас та яу кырында була бит. Көнендә, вакытында әни кешегә зур сөенеч булса да, аннан соң никтер ул мизгелләрне кат-кат искә алып сөйләү булмады. Әллә ул сөйләп тә, безнең истә калмаган, – диде Рәфкать абыйның хатыны Гайшә апа.

Унбер бала атасы Фәттахны сәламәтлеге чамалы булгач, сугышка алмаганнар. Авырулары аркасында гомере дә озын булмаган, 52 яшендә бакыйлыкка күчкән ул.

– Мин 1953 елда укырга кердем. Мәктәпкә әтинең җитәкләп алып баруын хәтерлим. Партага утыртып калдыруы истә. Минем белән укырга баручы балалар бик аз – 4 малай һәм 4 кыз иде. Сугыш арты, үзегез беләсез… Мин мәктәпкә киткәннән соң әти дә озак тормады, мәрхүм булды. Ә менә әниебез Хөҗәстә, безнең бәхеткә, озын гомерле булып, 90 яшенә кадәр кадер-хөрмәттә яшәп китте.

Рәфкать абыйның әтисе дә, әнисе дә гап-гади колхозчылар була. Шулай булуга карамастан, балаларының һәркайсы гыйлем алып, яхшы эшләрдә эшләгән.

– Хәррас абыем 2 ел сугышта катнашты. Ул өйгә 1946 елда гына кайтып җитте. Аннары пенсиягә чыкканчыга кадәр райкомда эшләде. 1936 елда туган Наил абыебыз Донбасска китеп, шахтада эшләде. Гаиләбез аның ярдәмен бик нык тойды. Хәзер ул төп йортыбызда улының гаиләсе белән яши. Бүген исән-сау булган бердәнбер туганым да ул, – ди Рәфкать абый.

Ул мәктәпне 1962 елда тәмамлап, Казан ветеринария институтына укырга керә. Аны тәмамлагач, туган якларына кайтып, зоотехник булып урнаша. Һәм гомере буе шушы һөнәренә, авыл хуҗалыгы тармагына тугрылык саклый. Биектау районындагы  хуҗалыкларда эшли. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгындагы хезмәт стажы 54 елга тулган. Әле эштән туктавына да 2–3 кенә ел икән.

– Хезмәт юлымның иң рәхәт, нәтиҗәле еллары Биектау районына, бигрәк тә «Бөреле» совхозына килгәч булгандыр, – дип искә ала ул эш белән бәхетле елларын. – Бу вакытта инде тәҗрибә дә, тормышны күзаллау да, мөмкинлекләр дә башка иде. Аннан соң «Бөреле»дә бик тәҗрибәле, абруйлы җитәкчеләр белән эшләргә насыйп булды. Эшли башлаган елларда хуҗалык белән Азат Галимҗан улы Җәббаров җитәкчелек итә иде. Аны күргәч: «Нинди көчле җитәкчеләр була икән!» – дип уйлап куюым истә. Аның кешеләр белән аралашуы, эшне төптән белүе, белгечләр белән киңәшләшүе, кешеләргә ярдәм кулы сузуы белән аерылып тора иде. Бераздан аны улы Марат Азатович алыштырды. Ул да, яшь булуына карамастан, авыл хуҗалыгын алып бара, халык белән аралаша белде.

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату да – олы бәхет. Быел Фәссаховлар гаиләсенә 54 ел булган. Гайшә апаның әле дә хезмәттән аерылганы юк. Бүгенгә кадәр ул бистәдәге амбулаториядә фельдшер булып эшли. Әлеге ныклы, хезмәт сөючән ояда ике бала тәрбияләнгән, өч оныкларына сөенеп яшиләр.

– Оныкларымның барысы да әбиләре юлыннан китте: тормышларын медицина белән бәйләргә уйладылар, – ди Рәфкать абый. – Үзем дә табиб буласы кеше идем бит мин. Тик колхозчы башым белән тешем үтмәс, дип уйладым. Шөкер, узган хезмәт юлымнан бер дә зарланмыйм.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү