Чаллыда яшәүче Борис Кудряшов Германиядәге Ганноверда туган. Бөек Ватан сугышы вакытында концлагерьда тоткынлыкта. Туу турындагы таныклыгына һәм паспортына куелган тамга аңа бу куркыныч вакыйгалар турында гел искәртеп тора.
«Хатының белән улың кайтты»
– Әнием Александра Зайцева Орел шәһәрендә туып үскән, – дип барлый ул истәлекләрне. – 1942 елны немецлар аны Германиягә эшкә куган. Ул вакытта әниемә 19 яшь кенә булган әле. Ганноверда аэропорт төзелешендә эшләткәннәр. Әсирлеккә төшкән әтием Петр Кудряшов та шунда булган. 1943 елда очрашканнар, 1944 елда концлагерьда мин туганмын. Әни сөйләве буенча, аларны иртәнге 5 тән кичке 11 гә кадәр эшләткәннәр. Балалы хатыннарга атнага бер мәртәбә ял биргәннәр. Ул көнне алар балаларын иртә белән алганнар, кичен киредән яслегә илтеп биргәннәр. Шулай итеп, бер ел буена мин яследә яшәгәнмен. 1945 елның апрель аенда совет гаскәрләре канцлагерьдагы тоткыннарны азат иткәннәр. Ир-атлар белән хатын-кызларны аерым вагоннарга төяп, туган илгә озатканнар. Әнием туган җиренә – Орелга кайткан. Әти аңа адресын биреп калдырган була. Чаллы районы (бүгенге Тукай районы) Борды авылы дип язылган кәгазьне әнием югалтмыйча саклаган. Ике ел көткән дә, әтиемне эзләп, үзе юлга чыккан. Башта Мәскәүгә, аннан Казанга, шулай итеп Чаллыга килеп җиткән. Анда почтага кереп, әтиемә «хатының белән балаң кайтты» дип хәбәр салган. Әти башта бик аптырап калган. Аннан ат җигеп, Чаллыга юл тоткан. Шулай итеп әниемне дә, мине дә Борды авылына алып кайткан. Бу – 1947 ел, минем өч яшьлек чагым иде.
«Тәрҗемәче булып йөрдем»
Әтиемнең туган авылында матур гына яшәп киттек. Тора-бара җидәү булдык: 6 малай, 1 кыз үстек. Борды авылында керәшеннәр яши. Барысы да татар телендә сөйләшә, мәктәптә дә татарча укыталар. Мин бик тиз отып алдым. Русча да, татарча да бик әйбәт сөйләштем. Әни генә татар телен өйрәнә алмый интекте. Шуңа күрә, тәрҗемә итәргә кирәк дип, мине үзеннән калдырмый ияртеп йөри иде.
Кечкенәдән рәсем ясарга һәвәслегем бар иде. Шул һөнәр буенча бик тә укыйсым килде. Әтиемнән: «Мине Казандагы сәнгать училищесына илтеп куй әле», – дип, күп тапкырлар гозерләп сорадым. Ризалашмады. Сәламәтлеге бик әллә ни түгел иде аның. Миннән соң туган 6 баланы үстерергә кирәклеген дә күздә тоткандыр инде. Җиде сыйныфны тәмамлагач, биш ел колхозда эшләдем. 1962 елда Әлмәт якларына чыгып киттем. Әти-әнием киткәнемне белми дә калды. Хәтта милициягә хәбәр итеп эзләткәннәр. Анда драма театрына эшкә урнашып, өч спектакльдә уйнарга өлгердем. Исемнәрен дә хәтерлим әле: «Тау чәчәге», «Утта янмас», «Галилео Галилей» иде. Аннан армия сафларына алдылар. Польшада хезмәт иттем. Әтием вафат булгач, кайтырга туры килде. Яшь иде әле ул. Әмма сугыш кырында алган яралары аңа озак яшәргә ирек бирмәде. Җиде ел хезмәт иткән җиремне ташлап, туган якка кайттым. Әни кулында алты бала, өстәвенә әби дә бар. Чаллыга кайтып, «Камгэсэнергострой» оешмасына рәссам-бизәүче булып эшкә урнаштым. Агачны уеп ясау эшләре белән шөгыльләндем. Булдыра алганча, әнигә ярдәм иттем.
«Донор булырга тиеш идем»
Пенсиягә чыккач та тик торганым юк. Газеталар укырга яратам. Улан-Удэ шәһәрендә концлагерь михнәтләрен татыган тоткыннар турында «Судьба» дигән газета нәшер ителә. Шунда бер-беребез белән танышып, истәлекләрне барлап, язышып ятабыз. Хәйран калырсың: нинди генә язмышлар булмаган. Картиналар иҗат итәм. Күбесе гаилә өчен генә. Хатынымның, балаларымның, оныкларымның портретларын ясыйм. Бик ошаткан булалар. Хәләл җефетем белән өч кыз үстердек. 5 оныгыбыз бар. Әнием ягыннан Орелдагы туганнарыбыз белән дә аралашабыз. Кунакка да кайталар, үзебез дә барабыз. Элемтәне югалтмаска тырышабыз.
Сугыш ветераны буларак та төрле җирләргә чакыралар. Мин кечкенә яшьтәге тоткын булып саналам. 11 апрель – Концлагерьлардагы тоткыннарны искә алу көне. Шул уңайдан ел саен Казанга чакыралар. Җиңү көненнән дә калдырганнары юк. Мәктәпләрдә чыгышлар ясыйбыз. Балалар үзләре дә өйгә килгәлиләр. Чаллыда кечкенә яшьтәге тоткыннар – 21 кеше. Әйтергә кирәк, аларның берсе дә бу яктан түгел. Кайчандыр гаиләләре белән зур төзелешкә килгән булганнар. Мин Татарстаннан берүзем. Барысы да миннән өлкәнрәк. Әлбәттә инде, 5–6 яшьтә генә булсалар да, тәмугка тиң тормышны яхшы хәтерлиләр.
Концлагерьдагы тормышны мин белмим. Әтинең сөйләгәнен дә бик ишетмәдем. Ул вакытта аларга андагы хәлләр турында сөйләргә дә ярамагандыр, курыкканнардыр, күрәсең. Әнинең соңрак кына теле ачылды. «Бик нык интегеп яшәдек. Теләгәнчә мыскыл иттеләр. Шулай да немец хатын-кызлары арасында безне жәлләүчеләр дә табылгалый иде: сакчылар күрмәгәндә азык-төлек ыргыткаладылар», – дип сөйли иде. Аның бигрәк тә: «Мине газ камерасында яндырырга, сине донор итеп файдаланырга дип, чиратка куйганнар иде. Совет гаскәрләре азат итү сәбәпле, немецлар билгеләгән чират килеп җитмәде. Шуңа күрә генә исән калдык без синең белән», – дигән сүзләре йөрәккә ук булып кадала иде. Җиңү көне безгә тормыш бүләк итте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat