Пакыстан – Һиндстан: зур сугыш гөрелтесе

Чәршәмбегә каршы төндә Пакыстан белән Һиндстан арасында конфликт шартлау ноктасына җитте. Беренче шомлы хәбәрләр сәгать төнге унике тулыр алдыннан күренә башлады. Һиндстан Оборона министрлыгы рәсми рәвештә «Синдур операциясе»н башлавы турында игълан итте. Пакыстан төбәгендәге 9 «террорчы инфраструктура»га ракета һөҗүмнәре ясалуын белдерде.

Исламабад һөҗүмнәрнең тыныч халыкка каршы булуын әйтеп, җавап һөҗүме булачагын искәртте. Хәл бик киеренке иде. Пакыстанның оборона министры: «Әгәр Һиндстан һөҗүм итсә, һәм Пакыстанның яшәп калуы куркыныч астында булса, беркем дә исән калмаячак. Без бер генә илнең дә яшәп калуына юл куймаячакбыз», – дигән белдерү ясаган иде инде. Дәһли ясаган һөҗүм уңаеннан ил Премьер-министры Шаһбаз Шәриф: «Пакыстан бу сугыш актына җавап бирергә тулы хокукка ия һәм андый җавап ясалды да инде», – диде. Исламабадта милли куркынычсызлык советы җыелды, Пенҗаб провинциясендә гадәттән тыш хәл кертелде. Пакыстанның тышкы эшләр министры: «Һиндстанның акылсыз гамәлләре атом-төш коралына ия булган ике дәүләтне зур конфликтка якынайтты», – дигән белдерү ясады.

Бездә төн урталары булганда, сугыш уты масштаблы рәвештә дөрли башлаган иде инде.  Samaa TV: «Пакыстан «җәза бирү процессын башлады», – дип хәбәр итте. Бәреп төшерелгән беренче Һиндстан хәрби очкычлары турында хәбәрләр күренде. Башта ике-өч юк итә торган самолетның бәреп төшерелүе әйтелсә, иртәнгә Кытайның Синьхуа агентлыгы андый очкычлар саны бишкә җитүен игълан итте. Дүрт дрон сафтан чыгарылуы турында мәгълүмат та күренде. Пакыстан кораллы көчләре Һиндстан төбәкләренә масштаблы ракета һөҗүмнәре дә ясады. Кашмирның Һиндстан кулы астындагы Купвара, Барамулла, Бандипора, Пунч, Раджури, Каргил һәм башка шәһәрләрендә артиллерия снарядлары, баллистик һәм канатлы ракеталар шартлады. Бер авиабаза һөҗүмгә дучар булды. Һинд гаскәрләренең бер бригада штабы юк ителде, диделәр. Һиндстанның IndiaTV телеканалы өч очкычның юк ителүен таныды. «Һиндстан армиясенең Чора контроль-үткәрү пункты сугышчылары авыр югалтулардан соң ак флаг күтәрделәр», – дигән хәбәр дә пәйда булды. Дәһли 1971 елгы конфликттан соң беренче тапкыр шундый зур югалтулар кичерде, диделәр.

Пакыстанны Согуд Гарәбстаны, Төркия, Кытай кебек илләр яклый. Һиндстан Америка һәм Израиль ярдәменә таяна. Дональд Трамп Һиндстан һөҗүме турында ишеткәч: «Бу – хурлык. Бу хакта без әле генә ишеттек… Алар озак вакытлар буе сугыша инде. Мин барысы да тиз төгәлләнер дип уйлыйм», – дигән белдерү ясады.

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү