КПРФның Татарстандагы төбәк бүлегенең беренче секретаре Хафиз Миргалимов татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.
«Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне шәхсән үз исемемнән һәм КПРФның Татарстандагы төбәк бүлеге исеменнән зур бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән чын күңелемнән котлыйм.
Сугыш җиле һәр йортка кагылды: якыннарын сугышка озатмаган гаилә калмады. Халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы Бөек Җиңү елъязмасында лаеклы урын алып тора. Бөтен Татарстан Җиңү хакына көнне төнгә ялгап эшләде. Канкойгыч сугышта катнашкан геройларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәренең күбесе бүген исән түгел. Аларга алмашка яшь егетләр һәм кызлар килә. Алар лаеклы варислар булырлар, бабаларыбызның эшен дәвам итәрләр дигән өметтә калабыз.
Ватан хакына һәлак булганнар да, исән калганнар да – барысы да безнең тарихыбыз, бүгенгебезнең һәм киләчәгебезнең аерылгысыз өлеше.
Бу көннәрдә исән калган кадерлеләребезгә аеруча игътибарлы булыйк. Хөрмәтлеләребез, исән-сау, озын гомерле, көр күңелле булыгыз! Халкыбызга тынычлык, гаилә бәхете һәм исәнлек-саулык телим», диелә котлауда.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat