Казанда фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәримгә һәйкәл ачылды

Бүген Казанның «Яшьләр» скверында язучы, фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы узды.

Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Халык шагыйре Ренат Харис, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары башкарылды.

1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр шагыйрь, сугышчан офицер Фатыйх Кәрим фронтның алгы сызыгында сугыша, Мәскәү астыннан Көнчыгыш Пруссиягә кадәр юл үтә. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, башка бүләкләре дә бар. Бу вакытта аның шигырьләре фронт газеталарында басылып чыга, әсәрләре халык мәхәббәтен яулый.

Һәйкәл ачу тантанасындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов Фатыйх Кәрим иҗатының тормышка һәм Ватанга мәхәббәтнең якты үрнәге булуын искәртте. «Сугыш алды язмышының катлаулы булуына карамастан, Фатыйх Әхмәтвәли улы аңлы рәвештә Ватан өчен сугышырга китә, рядовойдан алып сапер взводы командирына кадәр юл үтә. Шагыйрь Фатыйх Кәрим хөрмәтенә шәһәр урамнары аталган, музейлар ачылган, аның иҗаты мәктәп программасы кысаларында өйрәнелә. Бу һәйкәл — җиңүчеләр буыны исемнәрен мәңгеләштерү эшенә тагын бер мөһим өлеш. Бүген Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән ата-бабаларыбыз истәлеген саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим», — диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук шагыйрь гаиләсе башкарган зур эшне билгеләп үтте. «Бигрәк тә аның кызы Ләйлә Фатыйх кызы, кызганычка каршы, ул инде безнең арада юк. Мин бүген Фатыйх Кәримнең оныгы Артем Гаврилович Кәримовны сәламләвемә шатмын», — дип билгеләп үтте ул.

Ахырда Рөстәм Миңнеханов барысын да якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады һәм ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр теләде.

Белешмә өчен:

2020 елда иҗади конкурс йомгаклары буенча скульпторлар Д.А. Мельников һәм З.К. Карамян авторлыгындагы Ф. Кәрим һәйкәленең эскиз проекты билгеләнде (Мәскәү). Алга таба проект шагыйрь Ф. Кәримнең туганнарының теләкләрен исәпкә алып эшләп бетерелә. 2021 елда Казан Башкарма комитеты ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Монументаль сәнгать буенча эксперт комиссиясе тәкъдиме буенча һәйкәлнең урнашу урынын килештерде – Декабристлар урамындагы «Яшьләр» скверы («Идел-Пресс» каршысында). 2022 елда «Казанны үстерү институты» МБУ Ф. Кәримгә һәйкәл куеп, «Яшьләр» скверын төзекләндерү проектын эшләде.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү