Рөстәм Миңнеханов: “Бөек җиңүгә ирешүчеләрне рәхмәт белән искә алабыз”

9 Май – илебезнең тарихында һәрвакыт кадерле, яраткан, бөек бәйрәм. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңннеханов Министрлар Кабинетында узган Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында әнә шулай диде.

– Иртәгә узачак зур бәйрәмне оештыру өчен булган тәҗрибәбез барлык чараларны да югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирер дип ышанам, – диде ул. – 9 май – халкыбызның батырлыгы һәм рухи ныклыгы символы, һәрберебез өчен изге бәйрәм. Бу көнне без Җиңүчеләр буынын, шул исәптән Татарстан улларын һәм кызларын, җиребезне азат итү өчен үз гомерләрен кызганмаганнарны, тылда бөек җиңүгә ирешүчеләрне рәхмәт белән искә алабыз. Ватанны саклаучылар елында без Бөек Җиңүнең тарихи мирасы мөһимлеген аеруча нык аңлыйбыз. Бүген, ил өчен авыр вакытта без махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен берләштек. Геройларыбызның батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы бездә чиксез рәхмәт хисләре уята.
Татарстан Рәисе Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, архивларның төп роль уйный да әйтте.
Утырышта катнашкан Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова архивларда саклана торган документлар исемнәре билгесез булып кала алган ветераннар истәлеген мәңгеләштерергә ярдәм итә, ул еллардагы вакыйгаларны ача, ди. Ул сугыш елларында сакланган хәтирәләрне барлады. Архив язуларына таянып, Татарстанның ул вакыттагы яшәешен дә кыскача сөйләп китте.

Быелгы ел Яшел Үзән өчен аеручы истәлекле. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында шәһәргә Казан белән беррәттән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә бирелде. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев районда яшәүче ветераннар хакында гына әйтеп калмады, сугыш елларында заводларда эшләп үзеннән җиңүгә өлеш керткән өлкәннәр турында сөйләде.
Яшел Үзәндә яшәүче “ВТ”да язмышы бәян ителгән, 101 яшьлек сугыш ветераны Әхәт Латыйпов исә видео аша, Рөстәм Миңнехановка Кремльгә чакырып кунак иткәне өчен рәхмәтен җиткерде һәм үзләренә чакырды. “Хәзер сезнең чират”, – диде ул.
Утырышта СВОда катнашкан Биектау егете Илнур Якупов та чыгыш ясады. Ул яшь буын белән ничек эшләүләрен, аларда ватанпәрвәрлек хисләре уятулары хакында сөйләде.

– Бүген безнең ватандашлар махсус хәрби операциядә катнаша. Илебезнең суверенитетын һәм иминлеген саклаган һәм саклавын дәвам иткән һәркемгә, сугыш хәрәкәтләренең барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән кешеләргә тирән рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең төп бурычыбыз — ветераннарга җылылык, игътибар, чиксез кайгырту күрсәтү. Эш адреслы булырга тиеш. Булган тәҗрибә безгә барлык чараларны да югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Барыгызны да якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү