Казанның Җиңү паркында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды

Казанның Җиңү паркында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митингны ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге рәисе, ТР Спорт министрлыгы иҗтимагый советы әгъзасы һәм Россия көрәш сәнгате берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков ачып җибәрде.

Даренков митингка җыелган кешеләрне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады, шулай ук сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм җәмәгать эшлеклеләренә бүләкләр тапшырды.

Чара Совет солдаты һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

«Мондый мөһим вакыйгаларга тормышның барлык өлкәләреннән кешеләрне җәлеп итү зур әһәмияткә ия. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, спортчыларны, галимнәрне, җәмәгать эшлеклеләрен, артистларны! Ә иң мөһиме — төрле буын кешеләрен: ветераннардан алып республика яшьләренә кадәр! Буыннарның алмашынуы һәм Бөек Җиңү турында истәлек — тантаналы митингның төп максаты әнә шул! Бу максатка ирештек дип саныйм», – дигән Александр Даренков «Татар-информ» агентлыгы журналистына.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү