80 ел узса да, югалтулар әрнүе һәм җиңү шатлыгы әлегә кадәр һәр гаиләдә, илебезнең һәр почмагында яши. Туган җиребез өчен көрәшкән солдатларның батырлыгын да, тылда җиңү өчен хезмәт иткән кешеләрнең ныклыгын да заман йөрәкләребездән сызып ташламады. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чарада белдерде.
Тантана Казанда Муса Җәлил исемендәге ТДАОһәмБТда узды. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, дин вәкилләре катнашты.
Залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын һәм Җиңү Байрагын керттеләр. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
«Хөрмәтле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре! Казан гарнизоны хәрбиләре! Кадерле дуслар! Чын күңелдән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм! Җиңү көне — Россиянең барлык гражданнарына кадерле булган үзенчәлекле, чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме. 80 ел узса да, югалтулар әрнүе һәм җиңү шатлыгы әлегә кадәр һәр гаиләдә, илебезнең һәр почмагында яши. Туган җиребез өчен көрәшкән солдатларның батырлыгын да, тылда җиңү өчен хезмәт иткән кешеләрнең ныклыгын да заман йөрәкләребездән сызып ташламады. Бүген ветераннарның оныклары махсус хәрби операция барышында ил мәнфәгатьләрен батырларча яклый. Без батырларыбызга каһарманлыклары һәм Ватанга тугрылыклары өчен рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул бер минут тынлык игълан итте — Ватанны саклаганда һәлак булганнарның барысын да искә алу өчен.
«Сезнең күзләрегез онытуы мөмкин булмаган нәрсәләрне күрде. Сез ут аша бардыгыз, сугышчан иптәшләрегезне югалттыгыз, ләкин сынмадыгыз. Сезнең хезмәтегездән башка, сезнең «Барысы да җиңү өчен»нән башка бу триумф булмас иде. Сез җиңү сугышта гына түгел, ә ышануда, хезмәт сөючәнлектә, бердәмлектә дә туганлыгын исбатладыгыз», — диде Татарстан Рәисе, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
Ул искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында республика мөһим тыл үзәге булган. Республиканың 22 заводы «Хезмәт батырлыгы предприятиесе»дигән мактаулы исем йөртә. Быел җиңүгә зур өлеш керткән өчен Зеленодольск шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» статусы бирелде. Республика халкының героик хезмәте турындагы истәлек илебез тарихында мәңгегә калачак. «Безнең бурыч — ул фаҗигале еллардагы вакыйгалар турында тарихи дөреслекне саклау, яшь буынга патриотизм һәм үзара ярдәмләшү кыйммәтләрен тапшыру», — дип билгеләп үтте чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча: бүген Россиягә яңадан чакыру ташланды, алдынгы махсус хәрби операциядә — үз илебезнең чын патриотлары, намус һәм батырлык кешеләре. Ул залда булган МХОдә катнашучыларны сәламләргә тәкъдим итте. Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында без җиңүчеләр буынын хөрмәтлибез, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
«Сезнең көчегез һәм зирәклегегез безгә һәрвакыт таяныч булсын, ә безнең рәхмәтебез — чиксез. Чын күңелдән сезгә яшәү көче, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын һәм ярдәмен төеп яшәү, нык сәламәтлек һәм озын гомер телим. Җиңү Көне белән!»,- диде Татарстан Рәисе, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Сугыш ветераннары Александр Малов, Галимьян Мостафинга — «Дуслык» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән тыл хезмәтчәннәре Бәян Томилова һәм Җиһания Хәйретдинова бүләкләнделәр.
Махсус хәрби операция геройларының ике сугышчысының гаиләләренә — кече сержант Зөфәр Гәрәев һәм кече сержант Юрий Рожков – Батырлык орденнары тапшырылды (үлгәннән соң бүләкләнгәннәр). Батырлык ордены белән ТР Хәрби комиссариаты хезмәткәре майор Илдар Ситдыйков бүләкләнде. «Батырлык өчен» медале запастагы прапорщик, Чаллы Үзәк һәм Автозавод районы Хәрби комиссариаты хезмәткәре Эмиль Вахаповка тапшырылды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале 3 нче мотоукчылар батальоны отделениесе командиры Ирек Бәдриевка, хәрби частьнең 37 нче мотоукчылар полкы ротасы рядовое Альфред Мөхәммәтхановка, хәрби часть медицина взводының укчылар батальоны отделениесе командиры Валерий Никоновка бирелде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтенә «Россия ветераннар берлеге» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы, «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы, «Бөек Ватан сугышы ветераннары – блокададагы герой – шәһәр Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы, инвалидлар оешмасы – фашизмның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары лаек булды.
Чара концерт программасы белән тәмамланды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat