Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында совет солдатларына куелган өч һәйкәлгә: «Җиңүче-солдат» һәм «Кайгылы солдат» монументларына, шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Тантана зиратның көнчыгыш өлешендә узды. Биредә Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә үлгән сугышчылар, шулай ук Казан гарнизоны һәм ул вакытта шәһәрдә урнашкан башка хәрби частьләрнең 1941-1945 елларда һаләк булган хәрбиләре җирләнгән.
Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук депутатлар, «Бердәм Россия» партиясе активы, шул исәптән «Яшь гвардия» катнашты. Алар, почетлы каравыл артыннан, һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары һавага өч тапкыр залп бирелде һәм ак күгәрченнәр очырылды.
«Җиңү көне – бөек бәйрәм һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын искә алу өчен тагын бер сәбәп. Шәхсән минем өчен бу бабаларымны искә ала торган көн. Алар икесе дә 1941 елда фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Мин алар белән бик горурланам. Әтием – тыл хезмәтчәне, 15 яшендә станок артына баскан, әнием – сугыш баласы. Бүген һәрберебез 1945 елда җиңү белән әйләнеп кайтканнарга баш ия», — дип уртаклашты РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Татьяна Ларионова.
Һәйкәлләргә чәчәкләр салучылар арасында яшьләр дә күп иде. Аерым алганда, суворовчылар һәм яшь армиячеләр мәртәбәле кунаклар өчен тере коридор булып тезелде һәм барысын да Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.
«Яшьләргә мондый чараларда катнашу бик мөһим, чөнки без барыбыз да әлеге бөек батырлыкны истә тотарга һәм аның белән горурланырга тиеш. Чәчәкләр салу тантанасы – ул тыныч күк йөзе өчен үз гомерен корбан иткәннәрне искә алу мөмкинлеге. Мине патриот итеп үстерделәр, мин мондый бәйрәмнәргә килмичә кала алмыйм», — дип уртаклашты «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстандагы гуманитар үзәге җитәкчесе Азим Арсланов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat