92 яшьлек Нурдидә апа: «Мин исән икәнен онытканнармы әллә?»

«ВТ»га мөрәҗәгать иткән укучыбызны өенә барып Җиңү көне белән котладылар.

Исәннәрнең кадерен бел! Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткән көннәрдә бу сүзләр аеруча да тирән мәгънәгә ия. Бала чаклары сугыш елларына туры килеп, ул елларның бөтен ачысын үз җилкәсендә татыган әби-бабайларыбыз да бездән игътибар көтә. Алар турында да онытмасак иде. Бу язма әнә шул хакта.

Зәй районының Кушъелга авылында яшәүче Нурдидә апа Ибраһимова редакциягә моннан ике ай чамасы элек шалтыратты. «Авылда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына медаль тараттылар. Мине искә алучы булмады. Шуңа гарьләнеп шалтыратуым. Без сугыш елларында күргәнне беркемгә дә күрергә язмасын. Икенче класста укыганда әни белән окоп казырга йөрдем. Без, бала-чага, өлкәннәр аткан балчыкны читкә этеп тордык. Җиңүнең 65, 70 еллыкларына открытка бүләк иткәннәр иде. Бу юлы мин исән икәнен онытканнармы әллә?» — дип күңелендәген җиткерде 92 яшьлек Нурдидә апа.

Мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Зәй районының социаль яклау бүлегенә шалтыраттык. Телефонның теге ягындагы белгеч Нурдидә апаның туган елын, исем-фамилиясен сорап алып, компьютердан эзләп карады. Җавап кыска булды – тыл хезмәтчәне буларак бездә исәптә тормый, диделәр. Димәк, Җиңүнең 80 еллыгына медаль дә юк.

Тик кешелеклелек тә бар бит әле. Хәлне Зәй районы җитәкчелегенә һәм Түбән Биш җирлеге (Кушъелга авылы шунда керә) башлыгы Алия Гыйльфановага аңлаттык. Шөкер, безне ишеттеләр. Бәйрәм алдыннан Нурдидә апаны өенә барып Җиңү көне белән котлаганнар. «Авылдашыбыз янына китапханәче, мәдәният йорты җитәкчесе белән бергә бардык. Нурдидә апаны Җиңү көне белән котлап, бәйрәмгә бүләк тапшырдык. Бер сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Бергәләп чәй эчтек. Нурдидә апаның да күңеле булды, безгә сугыш еллары истәлекләрен сөйләде, рәхмәт әйтте», — диде җирлек башлыгы Алия Гыйльфанова.

Без дә Нурдидә апаны Җиңү көне белән котлыйбыз һәм кайгыртучанлык күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерәбез.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү