Эльмир Мәскәүдәге Княз Александр Невский исемендәге Хәрби университетта укый.
-Улым 4 курста белем ала. Балам бик горурланам. Улымның беркайчан да безнең йөзгә кызыллык китергәне булмады. Тормышта үз юлын дорес сайлады дип саныйм. Парадта катнаша алуына үзе дә бик шат һәм горурлык хисләре кичерә,- ди әнисе Гөлназ.- Бүгенге көндә әтисе СВО да. Ул да улыбыз өчен шатлана. Бер генә теләк белән яшибез-илләр тынычлансын!
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat