Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен каршылаган көннәрдә Балтач районының берничә авылында яуда калган якташлары истәлегенә яңа һәйкәлләр, стелалар ачылды, элеккеләре яңартылды. Чепьяда һәм Иске Салавыч авылында исә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән район тарихында якты эз калдырган ике шәхескә бюст- һәйкәл ачылды.
Легендар Гарифҗан Галиев — сугыш ветераны, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп санлы медальләр иясе, РСФСРның һәм СССРның Мәгариф отличнигы, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре», Балтачның Почетлы гражданины. 1965 елда гади бер тарих укытучысы үзе эшләгән Чепья мәктәбендә музей оештырып, аны Халыклар Дуслыгы музее дәрәҗәсенә үстереп, ил күләмендә таныта. Һәм 2023 елга кадәр — вафат булганчыга кадәр 58 ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе булган кеше. Шулай ук туган авылы Каенсарда үз акчасына яуда калган авылдашларына һәйкәл төзетеп, башка күп игелекле гамәлләре белән хөрмәт яулаган, соклану уяткан шәхес. Аның бюсты үзе гомер биргән музей каршына куелды.
Харис Галимуллин исә районда гына түгел, республикада, ил күләмендә үткән гасырның иң уңышлы җитәкчелек иткән аграрийларының берсе. Ленин, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, СССР Югары Советының унберенче чакырылыш депутаты,»Татарстанның атказанган агрономы», 1971- 1996 елларда «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхоз белән уңышлы җитәкчелек итеп, шушы төбәк авылларын, авыл хуҗалыгын үстерүгә саллы өлеш керткән, үзеннән соң якты эз, зур мирас калдырган сугыш чоры баласы. Аның бюсты ул төзеткән соңгы зур объектларның берсе- мәдәният йорты алдындагы мәйданда урнаштырылды. Шул көнне әлеге мәйдандагы яуда калганнарга куелган һәйкәл- обелискның дәвамы буларак, әлеге җирлеккә караган дүрт авылдан сугышта һәлак булган, исән- сау кайтканнарның исемнәре язылган хәтер такталары да ачылды.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat