Россия Президенты Владимир Путин Кызыл мәйданда Җиңү Парады тәмамланганнан соң Корея халык армиясе командующийлары белән аралашты.
Россия лидеры, кул кысып һәм кочаклап, Корея хәрбиләренә махсус хәрби операциядә катнашулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук аларны Җиңүнең юбилее белән котлады.
«Рәхмәт. Бәйрәм белән. Барлык хәрбиләргә сәламәтлек телим», — диде Россия Президенты.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat