Татарстанлыларны якындагы тәүлектә томан һәм көчле җил булу турында кисәттеләр

Татарстан халкын якындагы тәүлектә республика территориясендә томан һәм көчле җил булу турында кисәттеләр.

Иртәгә төнлә һәм иртән томан, ә көндез секундына 15-17 метр тизлек белән исүче көчле җил көтелә. Республикада яшәүчеләргә урамнардан һәм юллардан йөргәндә игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә. Машиналар йөри торган юл аша чыгу өчен җир өсте яки җир асты кичүләрен генә кулланырга һәм балаларны караусыз калдырмаска кирәк.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү