Әлмәттә, Яшьләр үзәгендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы кабул итү узды. Махсус хәрби операция катнашучысына дәүләт бүләге тапшыру очрашуның аеруча әһәмиятле мизгеле булды.
Кабан позывнойлы хәрби хезмәткәр хәрби бурычлар үтәгәндә күрсәткән шәхси батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Хәрбигә бүләкне Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова тапшырды.
«Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, бүген дә безнең солдатлар намус белән Туган илне яклый, – диде ул. — Без сезгә батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм тынычлык һәм гаделлек җиңәчәгенә ышанабыз»
«Батырлык өчен» медале – 1938 елда гамәлгә куелган иң мактаулы бүләкләрнең берсе. Аны сугышта күрсәткән батырлыклар өчен бирәләр. Бүген әлеге бүләк хәрби антка тугрылык һәм Ватанны саклаган өчен тапшырыла.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat