«Үлемсез полк»та катнашучылар: «Йөрәк кушканга чыктык»

Бүген Казанда “Үлемсез полк” узды. Биредә якынча 150 мең кеше катнашты. Соңгы ике елда акция онлайн уздырылсы да, быел йөреш кабат традицион форматта үтте.

Казанда яшәүче Наилә Ганиева “Үлемсез полк”ка кечкенә балалары белән чыккан. Әнисенең әтисе сугыш ветераны Нурлыгаян Зарипов Азнакайныкы. Ул сугышка беренче көннәрдән үк китә, 1945 елда яраланып кайта.

– Бабаебыз белән бик горурланабыз. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр кешегә рәхмәтлебез. Бабаларыбыз аркасында рәхәт тормышта яшибез, — ди ул. – Мондый чаралар бик кирәк. Балаларыбыз әби-бабайлары белән горурланып яшәргә тиеш дип уйлыйм. Аларга тарихны дөрес итеп аңлатып үстерерсәк иде. Безне беркем дә мәҗбүр итми, йөрәк куша. Әле алдагы елларда да “Үлемсез полк”та катнашырга исәпләп торабыз.
9 яшьлек Алия Минһаҗева “Үлемсез полк”ка әбисе һәм әнисе белән чыккан. Дәү әниләре Шәргыя Гарипова тыл хезмәтчәне.

– Әбием бик тырыш иде. Алар тормышның бар авырлыгын күрсәләр дә, зарланмаган. Бүген без аны искә алдык, – ди Алия.
Сәмигулла Хәбибуллинның фотосын оныгы Марат абый күтәреп чыккан.
– Бабабыз 1942 көзендә бик каты бәрелештә һәлак була. Туганыбыз Хәбир Бикбаев та сугышта катнаша. Аңа исән-сау кайту бәхете насыйп була. Аның орден-медальләре бик күп иде. Сугыштан соң мәктәптә эшли. Тик гомере кыска була, 54 яшендә үлеп китә. Әмма хәтер яши. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк, — ди ул.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү