Иннополиста Ватанны саклаучыларга стела ачтылар һәм алма бакчасы утырттылар

Югары Осланда һәм Иннополиста Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган истәлекле чаралар быел беренче мәртәбә шундый масштабта узды. Югары технологияләр шәһәрендә Ватанны саклаучыларга стела – үткән һәм хәзерге геройлар турындагы истәлекнең яңа символын ачу тантанасы булды.

Тантанада Татарстан премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Югары Ослан районы башлыгы Евгений Варакин катнашты. Иннополис – киләчәк шәһәре, әмма ул тарих һәм традицияләр белән элемтәне саклый. Истәлек билгесен ачу Туган илне яклаучыларның батырлыгын мәңгеләштерүдә мөһим адым булды.

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан алма бакчасы – 80 агач утырту да аеруча зур әһәмияткә ия булды. Стела янына утыртылган яшь үсентеләр буыннар дәвамчанлыгын һәм имин киләчәккә өмет символы булып тора. Бу яшел почмак шәһәр халкы һәм кунаклары өчен истәлек һәм уйлану урыны булачак.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү