Казанда Җиңү Көнендә Казансу акваториясенең алты ноктасыннан бәйрәм салюты атачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
«Быел салют 22:00 сәгатьтә алты ноктадан аттырылачак. Карау өчен уңайлы урыннар – Казансу яр буйлары. Бу биек ата торган салют булачак, ул алты минуттан артык дәвам итәчәк. Бу көнне салютны шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан диярлек күрергә мөмкин була», — дип билгеләде Абзалов.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat