Татарстан парламенты җитәкчесенең сәламен бу көннәрдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кушуы буенча ЛХРда Луганск Халык Республикасы көне уңаеннан уздырыла торган бәйрәм чараларында катнашучы ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов тапшырды.
«Гражданнар ихтыяры нәтиҗәләре буенча кабул ителгән бу хәлиткеч карар Киев режимының хәрби агрессиясенә законлы җавап булды, Новороссиянең иҗтимагый бердәмлеген төзүдә һәм ныгытуда мөһим адым ясалды, киләчәктә Россия Федерациясе халыкларының тату гаиләсенә кушылуның сәяси һәм хокукый нигезен салды, – дип басым ясый Фәрит Мөхәммәтшин үзенең сәламләвендә. – Татарстанда Луганск халкының ватанпәрвәрлегенә, туган телгә, традицияләргә һәм дин тотуга, мәдәнияткә һәм ирекле үсешкә хокукларын яклауда тәвәккәллегенә сокланалар».
Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, татарстанлылар бөтен ил белән бергә яңа төбәкләрне торгызуга актив кушылдылар. «Дистәләгән гуманитар проектлар, иҗтимагый-сәяси программалар, төрле акцияләр һәм патриотик чаралар гамәлгә ашырыла, – дип ассызыклый Фәрит Мөхәммәтшин. – Шефка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ф.Ә. Әһлиуллинның нәтиҗәле эшчәнлеге зур өлеш кертә».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat