КФУның элекке ректоры Илшат Гафуровка бәйле яңалык пәйда булды

Казан федераль университетының (КФУ) элекке ректоры Илшат Гафуровның эше буенча күптәнгелек срогы (срок давности) чыккан. Ул Алабуга эшмәкәре Айдар Исрафиловны үтерүдә гаепләнелә.

Әмма, “ТАСС” язганча, Гафуровның эше буенча күптәнгелек срогы чыгу аннан автомат рәвештә җинаять җаваплылыгын алуны аңлатмый. Аны гаепләүгә нигез итеп алынган статьяда җинаять җаваплылыгыннан азат итү мәсьәләсенең хөкем карары чыгарганда суд тарафыннан хәл ителәчәге күздә тотыла. Шунысы бар: гаепле дип танылган очракта, Гафуровка, күптәнгелек вакыты чыгу сәбәпле, гомерлек төрмә җәзасы бирелә алмаячак.

Исегезгә төшерәбез: Илшат Гафуров, алдан үзара килешеп, бер төркем кешеләрнең заказ белән үтерүен оештыруда гаепләнелә. Тикшерүчеләр күздә тотканча, Гафуров 1999 елда эшмәкәр Исрафиловны үтерүгә заказ биргән. Исрафилов, Алабуга шәһәр советы депутаты буларак, ул чагында Алабуга башлыгы вазыйфасын биләгән Гафуровны тәнкыйтьләгән. Эшмәкәрне 1999 елда Мәскәүдә ЦСКА спорт комплексы янында үтергәннәр.

2023 елның сентябрендә Мәскәүнең Савелово суды “29нчы комплекс” оешкан җинаятьчел төркеме башлыгы Адыган Сәлаховка (Алик Большой дип йөрткәннәр), Исрафиловны үтерүдә катнашканы өчен, 25 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарган. Тикшерү барышында Сәлахов Гафуровның да оешкан җинаятьчел төркем әгъзасы булып торганлыгын, үтерүдә башлап йөргәнлеген әйткән. Элекке ректорның эшен шул ук суд карый. Гафуров үз гаебен танымый.

Илшат Гафуров 2010 елдан кулга алынганчы – 2021 елга кадәр КФУга җитәкчелек иткән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү