“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте.
Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.
«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе
Без – егерме беренче гасыр балалары. Бөек Ватан сугышы турында кинолар, документаль фильмнар карап, әдәби әсәрләр укып, мәктәп дәреслекләре, әби-бабайлар сөйләгән аша гына беләбез дисәк тә була. Кызганыч, сугыш һәм тыл ветераннары елдан-ел кимеп бара. Инде күп авылларда калмады да. Шуңа да, исән чакларында аларны кадерләп калырга, тирән хөрмәт күрсәтергә кирәк, дип уйлыйм.
Сугыш турында искә алганда, күз алдына Тәлгать бабаем килеп баса. Әтисе сугышка киткәндә, бабайга өч яшь тә тулмаган була. Аны хәтерләми дә ул. Күрше Рәхилә әби сөйләвенчә, бабаемның әтисе Кәримулланы беренче көннәрдән үк сугышка алып китәләр. Повестка китергәндә, ишегалдында чабата үрер өчен юкә агачыннан мунчала телеп утырган вакыты була аның. «Шул мизгел әле дә күз алдында тора», – дип искә ала иде Рәхилә әби. Берсеннән-берсе кечкенә ике бала (өченчесе әле туарга да өлгермәгән), авыру каенанасы белән бергә Рәбига әби аны озатып кала. Сугышка кергәч, беренче хаты килә. Ул Тверь өлкәсенең Ржев районыннан була. Кызганыч, беренче һәм соңгы хат була ул. Башка хат та, хәбәр дә килми. Рәбига әби өчен тоташ билгесезлек башлана. Алай гынамы, өченче баласы тумаган да килеш окоп казырга җибәрүләр дисеңме, урманнарда төп чыгарулар, сыер җигеп, урман ташулар дисеңме… Никадәр авырлык төшә тылдагы хатын-кызлар җилкәсенә! Ләкин Рәбига әби өчен иң аянычлысы иренең хәбәрсез югалуы турындагы хәбәр булгандыр, минемчә. Ышаныч, көтү көч биргәндер аңа тормышын дәвам итәргә, улларын аякка бастырырга. Авыру булса да, каенанасы Нәгыймә әби иң зур терәк була аңа бу авыр көннәрдә. Безнең бабай нәселе, аның абыйлары да сәламәтлеге нык, аек фикерле, тырыш, эшчән, ни тотсалар, шуны булдыра торган кешеләр була. Шуны белгән әбием: «Ул кайтмый калырга тиеш түгел иде, ул югалырга тиеш түгел иде…» – дип кабатлый торган була тәрәзәдән күзен алмыйча Кәримулла бабайны көткәндә.
Вакыт яраларны төзәтә, диләр. Ирләре, балалары сугыштан кайтмаган аналарның, өзелеп көтеп тә әтисез үскән сугыш ятимнәренең яралары нигәдер төзәлми. Ел саен чәчәкләргә төренеп ялтыраган кояшлы 9 Май бу яраларны тирәнрәк ача да тоз сибә.
…Ә Тәлгать бабаема игелекле кешеләр ярдәме тиде. Аңа Мәскәүдән, «Исток» эзләнү отряды командирыннан хат килде. Хатта бу отрядның 2004 елның августында Тверь өлкәсендәге Ржев районының Соломино авылы янында эзләнүләр үткәрүләре һәм анда 359 нчы укчы дивизиясенең солдатлары күмелгән каберлек табылуы хәбәр ителгән була. Бер солдаттан медальон табыла. Ул бабаемның әтисе Кәримулланыкы була. Медальон эчендә Рәбига әбинең үз куллары белән язылган адрес…
Рәбига әби, үзе исән булса, ни әйтер, бу хәбәргә ничек түзәр иде икән? Алтмыш җиде яшенә җитеп, бер тапкыр да әтисен күрмәгән, инде үзе өч бала атасы, дүрт онык бабасы булган бабаем ниләр уйлады икән?! Аның кичерешләрен үзе бу халәттә булган кеше генә аңлата алыр иде, мөгаен. Командирның чакыру хаты буенча барып, әтисен күмеп кайтты алар.
Сугышка Кәримулла бабайның бертуган энеләре Әхмәдулла белән Рәхмәтулла да китә. Бәхеткә, аларга исән-сау әйләнеп кайтып, тыныч тормышны күрергә насыйп була. Кояш астында үз урынын табып, җирдә ышанычлы, нык басып яши алу үзе зур бәхет бит ул.
Әхмәдулла Хәбибуллин Әтнәдә яши, райисполкомда эшли. Тик сугыш яралары – тәнендәге пуля ярчыклары гомере буе сугышны исенә төшереп тора аның. Ә Рәхмәтулла Хәбибуллин Германия, Польша, Чехословакиядә хәрби хезмәттә майор була. Казанга кайткач та хәрби хезмәтен дәвам итә – Эчке эшләр министрлыгында, ә аннан соң Сәламәтлек саклау министрлыгында эшли. Инде алар да күптән мәрхүм.
…Җиңү бәйрәмнәре тагын гөрләп узар. Ләкин кешеләрнең йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый.
Тәлгать бабаема да озакламый 87 яшь тула. Хәзерге көндә ул – балаларына кадерле әти, безгә – биш оныгына, ике оныкчыгына яраткан бабай. Әбием белән гаилә корып яшәүләренә дә 60 ел була быел. Бик бәхетле ул бүген. Тик вакыт-вакыт бер ноктага карап уйланып утырган вакытларында әтисеннән хат көткән сабыйны исемә төшерә бабакаем…
Мин аңа сәламәтлек телим. Яраткан бабаебыз булып яшәсен иде әле ул.
Айрат Хәбибуллин,
Олы Әтнә мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
Тверь өлкәсенең Соломино авылы янындагы
359 нчы укчы дивизиясе солдатлары күмелгән
каберлектә табылган медальонны ачканда. Казу эшләре барган вакытта табылган капсулалар, сугыш беткәнгә 80 ел үтсә дә, солдатларның
йөрәк җылысын саклый кебек…
2004 ел, август.
Бабайга килгән хат. 2005 ел, февраль.
Үз гомерендә әтисен бер мәртәбә дә күрмәгән,
хәзерге көндә үзе өч бала әтисе, биш оныгы, ике оныкчыгы булган
Тәлгать бабаем бу минутларда ниләр кичерде икән?
2005 ел, июнь.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat