Авызга су кабып яшәп булмый. Белем бирү системасына ни җитми?

Авызга су кабып яшәп булмый. Россия укытучылары үзләрен борчыган проблемалар турында Владимир Путинга ачык хат язганнар. Аларның җан ачысы – безнең язмада. Укытучыга ни җитми?

– Башка дәшмичә кала алмыйбыз. Мәктәпләрдә проблема шуның кадәр күп җыелды. Белем бирү системасы көлгә әйләнеп бара. Мәгарифебезне югалтабыз икән, илебезне дә югалтабыз, – дип чаң суга хатны имзалаган меңнән артык укытучы.

Хаттан аңлашылганча, мәктәп «кәгазь тәмугы»на әйләнде, мәктәп җитәкчелеге хисап тоту белән мәшгуль, белем исә икенче урында калды. Яшь укытучылар укытырга килми, чөнки хезмәт хакы түбән, ә бәяләр арта тора. Һәр борчыган мәсьәлә турында аерым бүлекләп язган алар.

Акчасы фәкыйрьләрчә…

Әгәр хезмәт хакы күп булсын дисәң, күбрәк сәгать ал! Укытучылар моның белән килешми. Бүген алар бер генә түгел, ике һәм өч ставкада эшли. Ә инде бу зур акча дигәнең – 30 мең сум тормыш көтәргә җитми. Шуңа күрә педагогларга кичкә кадәр репетитор булып эшләргә туры килә. Хезмәт хакын арттыру турында вәгъдәләр үтәлми. Тәҗрибәле укытучылар күбрәк акча эшләү мөмкинлеге булган җиргә китү ягын карый. Яшьрәкләр курьер яки ресторанда эшләү күпкә отышлырак дип саный.

Әлеге фикер белән Казандагы 170 нче мәктәпнең математика укытучысы Ләйлә Гыйлалетдинова да килешә.

– Профсоюзлар, 1 майдан хезмәт хакын күтәрәбез, диделәр. Мин – 44 ел стажлы, югары категорияле укытучы бер ставкада укытсам, акчам 25 мең сумнан артачак. Шунда ук мәктәп каравылчысыныкы 23 мең 200 сум дип язылган. Арада ике мең генә аерма була алмый бит инде. Әгәр 2–3 ставка алмасаң, ач калуың бар. Өч ставкада эшлим. Укытырга киләм, дип берәү дә чиратта тормый. Безгә ике математика укытучысы җитми. Әле ярый 30 мең сумнан артык пенсия алам. Мин тагын 3–5 ел эшләрмен, шуннан артыгы булмас. Ә яшьләр ничек яшәргә тиеш? Хезмәт хаклары аз бит, – ди Ләйлә Гыйлалетдинова.

Кәгазьдән арына алмау

Укытучылар мәктәптә хисап эше күп булудан да зарланган. Хат авторлары белдергәнчә, аларның белем бирергә вакыты калмый. Әледән-әле олимпиадалар, тест һәм тикшерү эшләре (ВПР) үткәрү фәнне өйрәнү, балада укуга кызыксыну уятуга караганда өстенрәккә әйләнде. Белем түгел, хисап мөһимрәк хәзер. Укытучылар квалификацияләрен күтәрү өчен күбрәк дипломнар, сертификатлар җыярга тырыша. Укучылар исә дәресне яхшылап өйрәнәсе урынга, тесттагы дөрес җавапларны оту, күчерү ягын эзли.

– Мәгариф түрәләре берничә ел элек кәгазь эшен киметергә, кирәкле документларны тутыруны гына калдырырга тырышып карады. Әмма бетмәс-төкәнмәс акция, конкурслар күбәйде. Бу мәктәп җитәкчелегенә йөкләнсә, ә ул үз чиратында – укытучыга, – дип борчуын белдергән укытучылар.

Мамадыш районындагы Олыяз лицееның башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Әгъләмҗанова, мәгариф көлгә әйләнә, дигән сүзләр белән килешми. Әмма, үзгәрешләр кирәк, дип саный. Мәктәптә 33 ел укыта ул. Аның әйтүенчә, әйе, элек укытырга җиңелрәк булган.

– Иң зур теләк – белем бирергә вакыт күбрәк калсын иде. Кәгазь эше, тикшерү эшләре күп. ВПРлар укучылар өчен авыррак. Дөрес, балаларның төрлесе бар. Дәрес темалары да башкачарак булсын иде. Алар катлаулы, күбрәк логик фикерләүгә юнәлдерелгән. Программаны төрлечә үзләштерүче укучылар бар. Укытучыга сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Укучыларның ял итәргә дә вакыты калсын иде. Авыл җирендә интернетның начар эшләве дә үзәккә үтә. Замана белән бергә бару өчен анысы да кирәк. Чөнки аның начар эшләве вакытны күп ала. Хезмәт хакы эшебезгә күрә азрак шул. Мәктәптә генә калмый, өйгә дә кайта бит ул. Төн буе дәрескә әзерләнеп, шәхси тормышка вакыт җитми, – ди ул.

Хөрмәтсез дәрес

– Тәрбия таркалды. Укытучы укучыга хәтта кисәтү дә ясый алмый. Ясаса, аны бала хокукларын бозуда гаепләячәкләр. Безнең хакыбыз юк. Бала укымаса, син кызыксындырмагансың, диләр. Дәрес калдырса, син юл куйгансың. Хөрмәт итмәсә, син тәрбияләмәгәнсең, – дип зарлана җан авазы белән укытучылар.

Проблемаларны хәл итү өчен, чишү юлларын да күрсәткән алар. Беренчесе –Мәгърифәт министрлыгы һәм аның командасына ышанычсызлык белдерү. Икенчесе – Президент каршында мәгариф буенча бәйсез эшче төркем булдыру. Таләпләр арасында укытучыларның артык эшен киметү, хезмәт хакын арттыру да бар.

Әти-әниләрнең дә бүгенге мәктәпкә әйтер сүзләре бар. Мөслим районында яшәүче өч бала анасы Лилия Сәлахова да мәгариф системасыннан канәгать түгел.

– Без өй эше эшләргә әни эштән кайтканын көтми идек. Мин башлангычта гел «5ле»гә укыдым. Хәзер 2 нче сыйныф баласы белән өй эшен эшләгәндә, үземне юләр итеп хис итәм, – ди Лилия Сәлахова. – Беркемгә дә кирәкмәгән проект эшләре бар. Аны бала эшли алмый, ул әти-әнисе өйгә кайтканны көтә. Эшли белмәгәне, акча түләп, кемгәдер эшләтергә тиеш. Проектлар барыбер мәктәпнең бер почмагында тузан гына җыеп ята. Кирәкле әйбер өйрәтсәләр, файдалы булыр иде. Мәсәлән, бер чиләктәге су күләмен үлчәргә. Аның биремнәре генә ни тора бит! Мисал өчен: күктә ике динозавр очып бара. Берсе кара төстә, икенчесе сулга оча. Бер килограмм асфальт ничә сум тора, әгәр керпегә өч яшь булса?! Башлангыч сыйныфларга да имтихан тапшырасы. Борчылып нервылары бетә. БДИ тапшырырга куркып, күпме бала 9 нчы сыйныфтан соң чыгып китәргә мәҗбүр. Баланы укытырга куркып, кеше хәзер бала да тапмый. Чын дөресе шул.

Фикер

Рәис Шәйхелисламов, Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры:

– Көлгә әйләнә дигән сүз белән килешмим. Илнең төрле төбәкләрендә белемнең торышы төрлечә. Татарстанда мәгарифне үстерү, шартлар тудыру, укытучыларның хезмәт хакын күтәрү буенча күп эшләр башкарыла. Министрлык укытучылар, мәгариф идарәләре белән нәтиҗәле эшли. Әмма бар да яхшы, дип әйтү дә дөрес булмас. Укытучылар кытлыгы бар. Берсе китсә, агымга ияреп, икенчесе, өченчесе дә китә. Хезмәт хакының түбән булуы да үзенекен итте. Бу процессны туктату авыр. Шуны хәл итү өчен тырышуны сизәбез. Монда ил буенча эш алып барырга кирәк. Федераль министрлык бүген бер төрле сөйләп, иртәгә икенче төрле эшли. Система юк, максат бер булырга тиеш. Безнең ил белем сыйфаты буенча 3–4 ел эчендә дөньяда иң яхшы ун ил эченә керде. Шушы вакыт эчендә нәрсә үзгәрде соң? Укытучылар күпләп килдеме, әллә хезмәт хаклары арттымы, белем сыйфаты күтәрелдеме? Кире процесслар бара, ә без лидерлар арасына барып кергәнбез. Бик үк аңлашылып бетми.

 

 

 

 

 

 

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү