Таба алмыйлар: Казанда югалган үсмерне эзли башлауга өченче атна киткән

Татарстан башкаласында апрель азагыннан бирле югалган Кирилл Орловны эзлиләр. Бу хакта Татарстан Республикасы “ЛизаАлерт” эзләү отрядының рәсми сайтында хәбәр ителгән.

Егет май бәйрәмнәренә берничә көн кала югалган. 28 апрельдән бирле аның кайда икәнлеге мәгълүм түгел.

Кирилл Орловның билгеләре: буе 184 см, төз һәм озын гәүдәле, коңгырт чәчле, соргылтым коңгырт күзле. Аксыл куртка, зәңгәр джинсы, ак кроссовка кигән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү