АКШ президенты Дональд Трамп иртәгә – 16 майда Төркиягә килергә мөмкин. Бу хакта “Российская газета” Reuters агентлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Америка президенты билгеләп үткәнчә, ул, “урынлы булса”, Төркиягә килергә әзер. Трамп шулай ук Украинадагы конфликтны туктатырга теләвен басым ясап әйткән.
Моңа кадәр АКШ Дәүләт секретаре Марко Рубио Трампның “тынычлыкка китерердәй теләсә нинди механизмга ачык” булуын әйткән. Рубио шулай ук Кушма Штатларның Украинадагы хәлләрне җайга салуда “файда китерергә” әзер булуын искәрткән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat