Татарстанда ялларда җилсез, яңгырсыз, җылы һава торышы көтелә

Узган тәүлектә Татарстанда урыны белән яңгырлар явып үтте, кайбер районнарда яшен булды. Кичә көндез һава температурасы +13…+21 градус, бүген төнлә +5…+11 градус тәшкил итте.

Бүген көндез һәм кичен алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм көчле җил күзәтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга җитәргә, боз яварга мөмкин. Һава температурасы көндезге сәгать 12дә +13…+18 градус иде.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, иртәгә – 16 майда явым-төшем көтелми диярлек. Җил, көчәеп, секундына 15-17 метрга җитәчәк. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +18….+23 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +4…+9 градус булачак.
Ял көннәрендә башлыча җилсез, коры һава көтелә. Шимбә көндез урыны белән аз гына яңгыр явып үтәргә мөмкин.. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +20…+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +5…+10 градус.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында – 19-20 майда һава торышы үзгәрәчәк. Көнбатыштан циклон үтеп керү сәбәпле, аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы берникадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә +18…+23 градус тирәсе булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү