Газетабызның быелгы 7 май санында «Безнең үлемсез полк» исеме астында «ВТ» редакциясе хезмәткәрләренең батыр әтиләре һәм бабаларының фотолары басылган иде. Алар арасында минем Гомәр бабам да бар.
Газетаны укыган танышларда сораулар да, фикерләр дә уятты ул рәсем. «Бабагыз 1943 елда үлгән. Фотосы бик сыйфатлы бит. Сугыш вакытында ничек шулай фотога төшә алган ул?» – дип сораучы да, «Сез бәхетле икән: бабаегызның фотосы булса да калган. Без күз алдына да китерә алмыйбыз, бер рәсеме юк, чын-чынлап, ак көнләшү белән көнләштем сездән», – диюче дә булды.
Ә бит ул фотоның тарихы шактый фаҗигале. Моңа кадәр аны әнә шундый үкенечле хисләр белән карасак, шушы фикерләрдән соң, кара әле, бер начарның бер яхшысы була икән бит, диештек.
Чорына күрә укымышлы, дини тәрбия алып үскән бабам амбар мөдире, авыл советы рәисе булып эшли. Данлыклы көрәшче дә, батыр йөрәкле дә була ул.
– Бабагыз авыл советы председателе булып эшләгәндә, авылдан өч кешене гаепсезгә кулга алалар. Аларның берсе безнең Вәлиулла бабай була. Үземә авырлык килмәсме дип, куркып тормый, Гомәр абый аларны кайтарту-коткару артыннан йөри башлый. Тәки икесен алып кайта бит. Берсе безнең Вәлиулла бабай була. «Өченчесенә көчем җитмәде», – ди Гомәр абый. Ул кеше кабат авылга кайта алмый инде… – Мәрхүм авылдашыбыз Зөфәр абый шулай дип сөйли иде. Ул әлеге кешеләрне дә исемләп сөйли иде, тик безнең генә хәтердә калмаган. Кызганычка, озакламый үзенә дә, гаепсездән гаепле булып, төрмә ятагын татырга туры килә бабама.
Яшерен генә авылның мулласы вазыйфасын да башкара ул. Кача-поса яшьләргә никах укый, исем куша, гает хөтбәсе укый, соңгы юлга озату йолалары башкара… Барысы да авылдашлары өчен булса да, арада аның өстеннән дә шикаять язучы табыла. Бәлки ул чакта үзенә әлеге яланы кем якканын әйткән дә булганнардыр, әмма без аның авыл кешесе булуын гына беләбез. «Бәдәрне күмгәндә гүр сәдакасы өчен сарык алган» бабамны 1940 елда кулга алалар. Бәдәр апаның (ул чакта яшь кыз) үлмәвен, исән икәнен исбатлау өчен биш ай вакыт кирәк була. Әле бит Бәдәр апа олыгайганчы яшәде, без дә әле аның йөгереп эшләп йөргән чакларын әйбәт беләбез. Ишетеп түгел, күреп, хәтерлибез. Биш ай нахакка кулда була бабай. Менә шул чакта аларга юл эшләрендә катнашу өчен таныклык бирәләр, фотога төшерәләр. Әнә шул бармак башы зурлыгындагы фото белән әлеге таныклык могҗиза белән генә исән кала.
1941 елның сентябрендә үк сугышка алынган бабай башта Суслонгер лагеренда «сугышка киткәннәр бәхетле» дияр чиккә җитеп газаплана, аннан Волхов фронтында үлем сазлыгында «балалар бәхетенә исән калдым» дип сөенә. Тик 1943 елның августында Смоленск өлкәсендә барган сугышта һәлак була. Авылга «хәбәрсез югалды» дигән кара кәгазь килә. Сугыш тәмамланып, фронттагылар кайта башлагач, әби мескенем, йөрәк әрнүләренә түзә алмыйча: «Үзең кайтмагач, миңа бу хатларың нәрсәгә?!» – дип, бабайның хатларын янып торган мичкә ата… Хатлар арасында документлар да яна. Бабайның берничә хаты белән әлеге таныклык сандык төбендә кала.
Еллар үтеп, Казанда укый башлагач, мин әлеге фотоны һәм әбиебезнең соңгы фотосын берләштереп зурайттырган идем. Бабайның сугышта үлгәнен белгәч, аның гади күлмәген хәрби яшькелт төскә буядылар. Дөрестән дә, 85 ел элек төшерелгән булса да, ул фото саргаймады да. Аны зурайтканда гына рәссам буяган иде. Төслегә әйләндерүе дә бик чиста, сыйфатлы килеп чыкты. Күп еллар өй түрендә, стенада торды ул. Аны күргән бер генә кеше дә: «Әбиегез белән улымы?» – дип сорамыйча калмый иде. Бер елны туган булсалар да, әлеге фотода алар арасында 40 ел аерма иде шул. Икесенең дә соңгы фотоларын куеп зурайтканда без әле аңа тирән мәгънә салына дип уйлый да белмәдек. Сугышка китеп югалганнар, һәлак булганнар якыннары хәтерендә әнә шулай япь-яшь булып сакланды, мәңге яшь калды шул…
«Үлемсез полк»лар барлыкка килгәч, бабаебызның ул фотосы, тагын да зурайтылып, оныкчыклары кулында әнә шул сафка кушылды. Нахакка гаепләнеп, кулга алынмаган булса (ә бит башка фотосы юк), без дә ул сафларда фотоларын күтәргән онык-оныкчыкларны күреп, «Сез нинди бәхетле!» – дип көнләшкән булыр идек әле…
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat