Истанбулда соңгы 3 елда беренче тапкыр Россия белән Украина арасында сөйләшүләр башланган

Истанбулда соңгы 3 елда тәүге тапкыр Россия белән Украина арасында сөйләшүләр башланган. Алар Төркия президенты администрациясенең Долмабахчедагы эш офисында уза. Ике делегация арасында күзгә-күз сөйләшүләр 2022 елның мартында булган иде.

Россия делегациясе составына президент ярдәмчесе Владимир Мединский, тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, оборона министры урынбасары Александр Фомин һәм Кораллы көчләр Генераль штабы баш идарәсе җитәкчесе Игорь Костюков кергән.

Бүген Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Россия делегациясе Владимир Путин белән даими элемтәдә тора. “ТАСС” язганча, дәүләт башлыгына барлык мәгълүматлар онлайн-режимда җиткерелә.

Украина делегациясе составына оборона министры Рөстәм Умеров, тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Сергей Кислица, иминлек хезмәте рәисе урынбасары Александр Поклад, хәрби разведка хезмәте рәисенең беренче урынбасары Олег Луговской, генераль штаб башлыгы урынбасары Алексей Шевченко кергән.

Умеров сөйләшүләр башланыр алдыннан янә иске шарт: 30 көнгә утны туктату һәм барлык хәрби әсирләр белән алышу шартын куйган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге сөйләшүләр алдыннан Украина делегациясе АКШ һәм Төркия вәкилләре белән очрашу үткәргән. Шул ук вакытта һәлак булган хәрбиләрнең мәетләрен алышу турында мәгълүм. Украинага 909 хәрби хезмәткәрнең мәете тапшырылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү