Татарстанда 270 мең кеше киләсе елда яңарту өчен парк-скверларны сайлаган

Татарстан Республикасында 2026 елда яңарту күздә тотылган иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга караганда, сораштыруда республикада яшәүче 270 мең чамасы кеше катнашкан инде. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан Шәһәрләрне үстерү институты матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Тавыш бирү барлык районнар һәм шәһәр округларын колачлый. 12 июньгә кадәр рәсми сайтта һәм “Услуги РТ” кушымтасында киләсе елда төзекләндерү күздә тотылган иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирергә мөмкин.

Россия күләмендәге бу сораштыру “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проектының бер өлеше булып торган “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты кысасында алып барыла. Шул рәвешле кешеләргә үз районнарында яңарту өчен парк, скверлар һәм ишегалларын сайлап алу мөмкинлеге булдырыла.
Биектау, Арча, Әтнә, Югары Ослан һәм Тәтеш районнарында тавыш бирүчеләрнең аеруча актив булуы күзәтелә. Шул ук вакытта Шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина әйтүенчә, кешеләр, тавыш бирү өчен тәкъдим ителгән объектларны сайлап алудан тыш, төзекләндерү өчен үз вариантларын да тәкъдим итәргә мөмкин. Алар да белгечләр тарафыннан җентекләп тикшерелә.

Тавыш бирү өчен исемлеккә барлыгы 283 объект кертелгән. Һәр районнан – 5-9, Казаннан – 32 объект. Күпчелеген парк-скверлар (39 проценты чамасы), шуннан соң урам киңлекләре (әйтик, тротуарлар, җәяүлеләр өчен зоналар – 24,4%), яр буйлары һәм пляжлар (17,4%), социаль учреждениеләр территорияләре (14,7%) һәм табигый зоналар (4,6%).
Тавыш бирү кысасында, иҗтимагый киңлекләрдән тыш, ишегаллары да сайлап алына. Сораштыруга кертелгән 812 ишегалды арасыннан 200е киләсе елда “Безнең ишегалды” программасы кысасында төзекләндереләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: быел Татарстанның иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасына 10 ел тула. Соңгы 9 ел эчендә муниципаль районнарда 422 иҗтимагый киңлек һәм 5 меңнән артык ишегалды яңартылган.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү