«Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе Россия һәм Кытай арасында озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштыруга мөһим өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясенең VIII форумында белдерде.
Чара Казан федераль университетында узды. Форумны ачуда КХР Дәүләт Советы премьеры урынбасары Чжан Гоцин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе форумы Идел буе федераль округының һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымындагы Кытай провинцияләренең әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләрен җыя.
«Бу еллар эчендә форум тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар алмашу, уртак фәнни һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыру турында алдынгы килешүләргә ирешү, шулай ук Россия-Кытай академик партнерлыгын тизләтелгән үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык статусын алды», — диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай хезмәттәшлегендә мәгариф һәм фән өлкәсе аерым урын алып тора. «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе 2017 елда югары уку йортлары арасында Россия-Кытай диалогы башлануга старт бирде. Хәзерге вакытта ул Россиянең 50 һәм Кытайның 38 университетын берләштерә, безнең илләр арасында мәгариф һәм фәнни-техник элемтәләрне тирәнәйтүнең нәтиҗәле коралы булып тора», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, быел форум беренче тапкыр Татарстанда уза, ул хаклы рәвештә Евразия фәнни-мәгариф киңлеген үстерү драйверлары исәбенә керә. Республика ил субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында лидерлар өчлегенә керә.
«Татарстан — бөтен дөнья студентларын җәлеп итү ноктасы. Безнең югары уку йортларыбызда 14 якын илдән һәм 111 ерак чит илдән 22 меңнән артык чит ил гражданы белем ала. Кытайдан якынча 2,7 мең студент килә. Кытай студентларын һәрвакыт дисциплиналылык, үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек, белемгә арымый-талмый омтылу һәм белем бирү процесслары белән тирән мавыгу аерып тора иде», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Уку барышында КХР балалары Татарстанда булдырылган заманча белем бирү, тикшеренү һәм инновацион инфраструктурадан файдалана ала. Бу халыкара класстагы университет кампуслары, алты алдынгы инженерлык мәктәбе, Россиянең дөнья дәрәҗәсендәге ун фәнни үзәгенең берсе, шулай ук яшь буынның технологик стартапларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән махсуслаштырылган инновацион үсеш институтлары.
«Ышанам ки, Кытай студентларының югары уку йортларында алган белемнәре, күнекмәләре һәм компетенцияләре үз хезмәт базарында кирәкле булачак һәм эре эш бирүче компанияләр тарафыннан лаеклы бәяләнәчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов. Республика Рәисе «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе форумы киләчәктә Россия Федерациясе белән Кытай арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга хезмәт итәр дип ышаныч белдерде.
Марат Хөснуллин ассызыклаганча, «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе Россия һәм Кытайның университет партнерлыгын ныгытуның көчле коралы булып тора, аның потенциалын актив үстерергә кирәк. «Без уртак белем бирү һәм фәнни проектлар санының ничек үсүен, студентлар һәм укытучылар алмашу программасының ничек киңәюен күрәбез. Форумда катнашучыларга кызыклы дискуссияләр, яңа танышулар һәм уңышлы эшләр телим», — диде РФ вице-премьеры.
Чжан Гоцин билгеләп үткәнчә, «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе форумы — Россия һәм Кытай арасында мәгариф хезмәттәшлеге флагманы. «Бүген Россия-Кытай багланышлары «Идел-Янцзы» форматында тирәнәя һәм киңәя. Ике илнең югары уку йортлары бу мөмкинлектән һәм югары уку йортлары арасындагы диалогны ныгыту өчен уңайлы шартлардан файдаланырга тиеш. Алдынгы тармакларда фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү, квалификацияле кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирү, яшьләр алмашу каналларын киңәйтү мөһим. Болар барысы да безнең төбәкләр арасында традицион дуслыкны ныгытуга ярдәм итә», — дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга КХР Дәүләт Советы вице-премьеры.
Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округында Россия-Кытай югары уку йотлары арасындагы хезмәттәшлек динамик рәвештә үсә. Хәзерге вакытта округ территориясендә урнашкан 60ка якын югары уку йорты Кытайның төрле провинцияләрендәге 220дән артык университет белән хезмәттәшлек итә. Алар арасында 240 килешү һәм шартнамә төзелгән.
Шулай ук форумда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Түбән Новгород дәүләт техник университеты ректоры Р.Е. Алексеева, Россия ягыннан «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе рәистәше Сергей Дмитриев һәм Сычуань университеты ректоры, Кытай ягыннан «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе рәистәше Ван Цзиньсун мөрәҗәгать итте.
Форум ачылганнан соң Чжан Гоцин Владимир Ульянов-Ленин укыган аудиториядә булды һәм аның партасына утырып карады. Аннары кунак Казан университетының тарих музеенда булды. Аерым алганда, аңа 1817 елда Россиянең беренче Кытай белгече Казан губернасында туган Якинф (дөньялыкта — Никита Бичурин) төзегән Пекин планын күрсәттеләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Россия – мөмкинлекләр иле” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat