Ул соранмый, күзгә керми, эшем кәгазь өчен түгел, кеше өчен дигән кагыйдә белән яши. Сүзебез – музыка уен кораллары буенча бихисап дәреслекләр авторы, күп кенә ансамбльләрне, хәтта «Мунча ташы»ның да башлап җибәрүчеләренең берсе – «алтын унлык» гармунчысы Ринат Мөхетдинов турында. Без аның белән милли музыка өлкәсе проблемалары турында сөйләштек.
– Ринат абый, сез Россия гармунчыларының «алтын унлыгы»нда. Әлеге исемлектә татарлардан тагын кемнәр бар? Бу исемлеккә эләгү җаваплылыкны арттырдымы?
– Россия гармучыларының әлеге конкурсы ике елга бер мәртәбә үткәрелә һәм Татарстанда мин «алтын унлык»ка кергән бердәнбер гармунчы саналам. Элегрәк Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев бар иде. Анда эләгү бик җиңел түгел инде… Әйтик, мин катнашкан елны Новосибирскидагы Заволокиннар авылына 3 меңнән артык гармунчы җыелды. Шуннан 230 ы бәйгегә үтте. Шуннан 11 әү калдык, аннан инде алтын унлык сайланды. Мөселман буларак унлыкта берүзем идем. Гәрчә Казахстаннан, Кавказ илләреннән талантлы музыкантлар шактый иде.
– Әле бит сез шул унлыкта иң күп балл җыючы да. Димәк, татар гармунчысы һәм татар моңы – беренчелектә.
– Балл саны буенча шул унлыкта беренчелектә идем. Жюрига хромка белән Салих Сәйдәшевнең «Наемщик» драмасыннан вальcны бер нотасын да бозмыйча уйнавым ошады. Юкса, күп кеше такмаклар башкарды. «Хромкада шулай да уйнап буламыни?» – дип шаккаттылар. Аннан тальянда уйнадым. Тальян да аларга тәэсир итте. Безнең өчен ул яңалык түгел инде, Фәйзулла Туишев, Рәшит Мостафин, Рөстәм Вәлиев бер дигән үрнәкләр калдырды. Ә менә Заволокиннар фестивале өчен ул яңалык булды. Әйе, бу исемлеккә керү ул – бик зур җаваплылык.
– Шаккатыру дигәннән, сез бит әле Сәйдәшнең «Совет армиясе маршы»н да гармунда уйныйсыз. Бер караганда, мөмкин булмаслык эш.
– Гармунга мәҗлестә, өстәл янында уйнау коралы дип карау бар. Ә ул –сәхнәгә чыгарга лаеклы уен коралы. Аның белән бик җитди әсәрләрне дә башкарып була. Хәтта ки маршны да.
– Милли уен кораллары ни хәлдә соң?
– Милли уен кораллары дигәндә, иң әүвәл гармун һәм курайны телгә аласым килә. Болар – минем үз юнәлешем. Тальян гармун – Татарстанның бренды инде ул, ә курай дигәндә, әле күптән түгел генә Чаллыда үткән «Моңлы дөнья» халыкара фольклор фестиваль-конкурсны мисалга китерик. Кайдан гына килмәгәннәр иде анда катнашырга! Иң куанычлысы, күбесе минем композицияләрне кулланган. Димәк, эшләгән эш бушка булмаган.
Әле Түбән Камада эшләгән елларда 755 баладан курайчылар ансамбле төзедек. Алар чыгыш ясаганнан соң, кайбер түрәләр, шулай да буламыни, дип шаккаттылар. Була, мөмкин булмаган эш юк. Тальянны да массачыл төстә кертү башланды. Ул – Татарстан Рәисе карары нигезендә башкарыла торган эшләрнең берсе. Күпме коллективлар Мәдәният министрлыгы аша тальянлы булды. Тальян ясаучы остабыз Айрат Харисов остаханәсендә уен кораллары җитештерелә һәм алар тик ятмый. Иң отышлысы – алар бер яңгырашта (тональность), димәк, кү00мәкләшеп уйнау мөмкинлеге туа. Бу исә күпме ансамбльнең оешуына яисә булганының җанланып китүенә сәбәпче булды. Кеше берсеннән берсе күреп, тальянга тартыла башлады. Тартылу бар икән, өйрәнер әсбаплар кирәк, нәтиҗәдә без хатыным Наилә белән үзөйрәткечләр әзерләдек. Шундый ук әсбапларны курай буенча да әзерләгән идек. Ул китаплар бөтен дөньяга таралды. Тальян телевидение аша да пропагандалана, аңа багышланган махсус тапшырулар бар. Җыеп әйткәндә, кайчак ниндидер бер юнәлешне җанландыру өчен өстән төшкән бер сүз җитә.
– Гармун уйнарга өйрәним әле, дип килүчеләр бармы?
– Сәләт һәркемдә дә бар. Кемдәдер ул азрак, кемдәдер күбрәк. Җыеп әйтсәк, һәркемне дә өйрәтеп була. Әле генә Сарапулдан бер эшмәкәр дәресләр алырга килеп китте. Якутиядән дә килүчеләр бар. Кайбер түрәләр дә кызыксына. Күңелләре кушканга өйрәнәләр, ул табигый да. Бездән дә әйбәтрәк уйный башласалар, безгә эш калмас иде (көлә. – Ред.).
– Түбән Камада курайны яңа дәрәҗәгә күтәргән идегез, Казанга да милли уен кораллары оркестрын оештыру хыялы китерде бугай сезне.
– Казанга әнә шундый ният белән чакырдылар да бит инде һәм без аны Универсиадага оештырдык та. Бер ел эчендә 1 мең баланы курай уйнарга өйрәттек. Алар барысы да музыка мәктәбе укучылары иде. Безне күрделәр, Беренче каналдагы «Играй, гармонь» тапшыруына да яздырып киттеләр. Югыйсә башта, шушы да булдымы уен коралы, дип борын җыеручылар да шактый иде. Әмма милли оркестрны дәүләт ярдәменнән башка оештырып булмый. Дөрес, оркестрлар бар бездә. Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестрын, Данияр Соколов җитәкчелегендәге Камал театры оркестрын кызыксынып күзәтеп барам. Аннан кала да оркестрлар шактый. Бер карасаң, шуларны милли якка гына борасы бит инде.
Японнарны карагыз: Европа уен кораллары белән беррәттән, милли уен коралларында уйнаудан да бер дә оялмыйлар. Бездә исә үзеңнекен артык гади, примитив дип санау бар. Уйнарлык әсәрләребез дә, күрсәтерлек уен коралларыбыз да җитәрлек юкса. Композиторларыбыз да җитәрлек.
– Гармунчы, аның абруе турында җырлар күп бездә, чынбарлыкта исә кадере бармы музыкантларның?
– Элекке белән чагыштырганда, гармунчының кадере артты. Элек, синтезатор булмаган заманда дүртәр сәгать буе уйный идек. Аның гармуны да авыр бит әле. Шуңа күрә элегрәк баянчылар утырып уйнаганнар, аннан басып уйнау модасы китте. Хәзер баян да җиңеләйде, шартлары да бар. Дөрес, аягүрә ике сәгать уйнау да сәламәтлеккә тәэсир итә. Әмма бирешергә җыенмыйбыз әле. Спортзалга йөрмим, күңелдәге дәртне сүндермәскә тырышам. Шулай иткәндә бирешмисең. Уфтана башласаң, сәламәтлегең дә китә. Урман арты баянчылары ансамблендә Разый абый Хәмзин бар. Аңа 5 гыйнварда 90 яшь булачак. Репетициягә бер сәгать алдан килә, кешеләр җыелганчы өйрәнгәннәрен кабатлап куя. Мин дә, Разый абыйдан яхшы түгел дип, иртәрәк килергә тырышам. Менә шул бабай, берәрсе уфтана башласа, мәгънәле генә итеп, «мальчишка» дип куя. Шуннан бар да шым була. Менә шундый кешеләр булганда ничек бирешәсең ди инде?! Ә бит уйланырлык нәрсәләр күп.
Сәхнәне шайтан музыкасы басып алды, теләсә нинди темага фонограммалар язып куелган. Әмма адәм баласы аңа гына канәгать була алмый. Алар бар да вакытлыча. Моны синтезатор гомере дә раслый. Башта әллә нәрсә кебек тоелган бу уен коралы да кулланыштан төшеп калды бит. Әллә нәрсә түгел иде инде ул, Япониядә балалар бакчалары өчен уйлап табылган нәрсә…
– Йомгак ясап, милли музыка сәнгатендәге төп проблемаларны барлыйк һәм чыгу юлларын да эзләп карыйк әле.
– Чыгу юлларын эзлисе түгел, милли сәнгатьне үстерү юнәлешендә эшләргә, туктамаска гына кирәк. Сәнгатьнең юнәлешләре күп, шулар арасында үзеңнекен югалтмаска кирәк. Ә халыкны тәрбияләргә кирәк. Бу исә профессионаллар өстендә. Кайвакыт «йолдыз»лар дигән зур сүз язылган концертка киләсең һәм өметең акланмыйча кайтып китәсең. Елгада да бит чүп агып китә дә су чистарып кала. Эстрадада да шул ук нәрсә ул. Элек тә болганып алган, хәзер дә шулай. Чагыштыру өчен андыйлары да кирәктер, мөгаен.
– Ринат абый, күптән түгел 70 яшегезне тутырдыгыз, шул үрдән караганда, үткәннәрдән канәгатьме?
– Тормышны яңадан башларга мөмкинлек бирелсә дә, шул ук юлны үтәр идем. Эшләнгән эшләрем кала, аларны Ходай Тәгалә күрә. Аның берсе дә мактаныр өчен эшләнмәде. Китапларны алып киткән кешеләр, бу бит олы институтлар башкарырга тиешле эш, диләр. Моннан да зуррак бәя була алмый. Алда әле эшлисе эшләр шактый. Әйтик менә ногай кураена репертуар булдырырга кирәк. Кушма курайны (панфлейта) өйрәнәсе, кулланышка кертеп җибәрәсе бар. Аны индеецларның милли уен коралы диләр, татарда да булган икән ул. Бу уен коралы 22 көпшәдән гыйбарәт. Димәк, мөмкинлекләре зур, хәтта классик әсәрләрне дә башкарып була. Аны Мәскәүдә, Санкт-Петербургта бик күтәрәләр, ә бездә юк әле. Минем, мәсәлән, кушкурай буенча ике генә укучым бар. Варган дигән уен коралы популярлашып килә, безнең кубыз бит инде ул. Гармунның эчен ачып карасаң, анда 80 нән артык кубыз урнаштырылган. Аны Кытайдан килгән, дип тә әйтәләр. Димәк, элек-электән сәнгать, халык музыкасыз яшәмәгән. Шуңа күрә булган кадәр музыка коралларыбызны яшәтәсе иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat