Алка белән кылычны нәрсә бәйли? «Алтын алка» спектаклен караганнан соң туган уйлар

19 апрельдә без, бер төркем журналистлар, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрына барып, «Алтын алка» спектаклен карадык. Рус телендә «Золотая шашка» дип бирелә ул. Спектакльнең исеме генә түгел, эчтәлеге, куелышы да күп сораулар, бәхәсләр уятты.

«Алтын алка» пьесасы Нәфикъ Яһудинның «Атлы казаклар» романы нигезендә туган. Оренбург төбәгендә яшәүче татар казаклары тормышын чагылдырган әлеге әсәр сугышка кадәр үк язылган. Роман өч бүлектән торган, тик бүгенгә кадәр аның беренче өлеше генә сакланган. «Сәхнәгә куярлык берәр инсценировка ясап булмасмы», – дигән өмет белән авторның улы, прозаик Марс Яһудин әтисенең әсәрен язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиевага алып килә. Шушы тема белән Чаллы театры, Татарстан театр әһелләре берлеге грантын отып, спектакль әзерли.

– Сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов белән Оренбург төбәгенә бардык, архивларда утырдык. Авторның туган авылы Саракташ районындагы Яңа Чиркәскә дә, казаклар станицасы булган Нижнеозерное авылына да (Илек районы) бардык. Шул чор татар һәм рус казаклары тормышын өйрәндек, музейларга барып, казакларның киемнәре, көнкүрешләре, фольклоры белән таныштык, – ди пьеса авторы Айгөл Әхмәтгалиева. – Без романга нигезләнеп өр-яңа әсәр тудырдык, тарихны чагылдыруны максат итеп куймадык. Бу – совет чорында язылган әсәр. Ул вакытта безне ничек өйрәттеләр: байлар икән – алар бик начар кешеләр. Ярлы икән – алар әйбәт, революция идеяләре белән янып йөри икән – гомумән идеаль кешеләр. Ләкин эзләнүләр нәтиҗәсендә дә, галимнәрнең эшләренә, бик күп әсәрләргә, фильмнарга, тарихи фактларга нигезләнеп без бу карашның бик үк дөрес түгеллегенә инандык. Автор рухы безгә рәнҗемәс дип ышанам, чөнки спектакль ул күз алдында тоткан вакыйгаларча гына бармый.

Спектакль авыл тормышы күренешләреннән башланып китә. Халык җырлап- биеп печән җыя. Алар арасында, үзәктә урядник белән авыл бае Муллагали гаиләсе дә күренү кызык та, гаҗәп тә. Монда барысы да бик тату, бердәм яши икән дигән иллюзия туа. Төптән уйлап карасаң, безнең тормыш тулаем шундый иллюзияләрдән тора да инде ул. Спектакльнең башыннан ук костюмнар сокландырды. Бик күп кул эше, чигүле орнаментлар кертелгән. Киндер тукымаларның кызыл, җете төсләр белән аралаштырылуы үзенчә бер символик күренеш кебек, шул ук вакытта заманча матур да.

Миңлебай белән Мәрьямнең мәхәббәте турында: «Кылыч белән дошманны җиңәргә була, әмма мәхәббәтне юк итү мөмкин түгел», – ди авторлар. Пьесаның татарча атамасы да спектакльнең мәхәббәт турында булуына ишарәли. Гашыйкларны яшь актерлар уйныйлар. Илназ Гаффанов белән Алинә Мохлисованың төп рольдә дебютлары. Сынатмадылар. Олег Кинҗәгулов – ул яктан яшьләргә хәерхаһлы режиссер. Ә менә әсәрдәге егет белән кызның саф мәхәббәтенә килгәндә, аның төрле киртәләрне җиңәрлек көче шик уятты бераз. Киртәләре бик җитдиме… Бер мизгелдә Руслан Әюпов уйнаган бай малае Гарифҗанның Мәрьямгә карата хисләре көчлерәк һәм ышанычлырак түгелме, дигән уй да туды. Хәтта кыз үзе дә икеләнеп калды кебек. Аны аңларга да була, 12 яшеңнән бирле яратып йөргән, 10 елдан артык көттергән егетең революция белән хыяллансын әле. Ата-ана ризалыгына, патша кануннарына каршы барган егетне икеләнмичә яратып кара син! Шулай да Мәрьям, никахлы ире куенына керергә дә өлгермәгән килеш, декабрист хатыннары кебек аның артыннан барырга әзерлеген исбатлый үзе. Миңлебай гына менә аның өметләрен аклармы, юкмы – фаразларга гына кала.

Муллагали байның начар кеше түгеллеген күрсәтергә омтылыш яхшы сиздерә үзен. Әдәби әсәрләрдә бераз күпертелгән, ак белән караны тәгаен аерып биргән контрастка өйрәнгән кешегә бу юлы үз фантазиясенә, үз эрудициясенә таянырга кала. Кызык. Ә байның кызы кызганыч. Миңлебайга гашыйк булып йөргән Сабираның икенче кешегә ансат кына алдануы сәер дә. Казак байларының кызлары шул дәрәҗәдә тәрбиясез, башсыз булганмы? Әллә авторлар «ялгышудан беребез дә хали түгел» дип кисәтәме?..

Миңлебайның революцион идеяләр белән янып йөрүе, тормышны төптән үзгәртергә теләве дә ахыр чиктә бер коткыга бирелүгә, хаталы адым булуга кайтып кала. Элеккечә яшәргә теләмәгән егетнең хатасын алтын кылыч ярдәмендә генә төзәтеп буламы? Гомумән, кан кою дөреслеккә, гаделлеккә алып барамы? Бәхәсле һәм актуаль тема.

Егетләрне хәрби хезмәткә алу күренешендә күңел тула. Оренбург казакларының тарихы белән бүгенге вазгыять һәм патриотик хисләр арасында параллель үткәрү сизелә. Нәкъ шуңа күрә дә революциягә өндәгән, егет башын бутаган Петлюкны спектакльдә кара эчле, мәкерле кеше итеп күрәбездер. Нәфикъ Яһудин нинди образ тудырганын беләсе килгән кешегә романны укырга кирәк.

Ә инде «Алка белән кылычны нәрсә берләштерә?» соравына килгәндә, монда җавап аңлашыладыр: алка – мәхәббәт, кылыч – көрәш символы.

Шулай итеп, төрле символларны танырга, һәр хәрәкәттә, сүз арасында яшерелгән мәгънәне ачыкларга яраткан кызыксынучан тамашачы өчен менә дигән, яңадан кайтып карыйсы килә торган кызыклы спектакль килеп чыккан.

Альбина ЖДАНОВА

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү