Кечкенәдән күңелгә сеңеп калган: Сабан туена әти-әниләр безгә, бала-чагага, яңа күлмәк бүләк итә иде. И-и, иртән торуга яңа күлмәгеңне тизрәк киясең дә үз матурлыгыңны күрсәтергә, башкаларныкын да күрергә дип, тизрәк урамга чыгып чабасың. Әнә шулай авылдагы һәр йорттан башланган ул Сабан туен олылау. Бүген ничек? Бөтен нәрсә акчага корылган заманда бәйрәмнең халыкчанлыгы, рухы исәнме? Сабан туе кәефе өчен кем түли? Бәйрәм уңаеннан сүзебез әнә шул хакта.
Арчада
Сабан туе ул – элек-электән кыр батырлары бәйрәме. Арча районының Наласа авылы җирлеге башлыгы Илфира Шакирова әйтүенчә, анда хәзер дә шулай икән. Бәйрәмнең мәгънәсен һәм эчтәлеген генә истә тотып түгел, оештыру ягыннан да чыгып әйтә моны җитәкче.
– Безнең җирлеккә ике авыл карый. Урта Бирәзәдә 1 июнь көнне балалар өчен бәйрәм оештырабыз. Безнең кечкенә генә күлебез бар, шунда Балык бәйрәме узачак. Аны муллалар белән берлектә үткәрәбез. 60–70ләп бала катнаша. Күл буенда балык тоту буенча ярышлар, Сабан туе уеннары үткәрәбез, вәгазьләр дә укыла. Шуңа күрә Урта Бирәзәдә аерым Сабан туе узмаячак, – ди җирлек башлыгы. – Наласада Сабан туе була. Бездә бәйрәмне күп еллардан бирле «Игенче» агрофирмасы үткәреп килә. Тирә-күрше авыллар бергәләп бәйрәм итәбез. 2012 елда Наласаның 500 еллыгын уздырган Сабан туе урыны бар иде. «Игенче» агрофирмасы шунда ел да бәйрәмне дәвам иттерә. Дөрес, авыл халкының шундый бер теләге дә булып алды: элеккеге урында, су буенда бәйрәм ясыйк, диделәр. Уздырдык. Тик халыктан акча җыеп, бәйрәм оештыру – үзе бер мәшәкать. Без аны кире «Игенче»гә кайтардык. Өстәвенә бәйрәм республика күләмендә билгеләнгән көннәрдә генә узарга тиеш дигән тәртип керде. Сабан туе ул – кыр батырлары бәйрәме булырга тиеш, шуңа күрә аны авыл җирлеге түгел, ә агрофирма үткәрү дөрес тә. Без, авыл җирлекләре исә – аларның уң куллары. Бәйрәмне оештыруда ярдәм итәбез. Былтыр Сабан туенда кыр эшләрендә катнашкан йөзләгән эшчегә саллы бүләкләр тапшырдылар.
Илфира Шакирова әйтүенчә, бүген авылда Сабан туен үткәрү акча ягыннан да, халыкны җыю ягыннан да шактый катлаулы.
– Быел район бәйрәме авылныкыннан алда куелды бит. Ул күп җирләрдә шулай. Халык Арчада Сабан туен карап кайта икән, икенче көнне арыган килеш авыл бәйрәменә чыкмаска да мөмкин ул. Бакчада шашлыгын пешереп, туганнары белән ял итәчәк. Шуңа күрә берләшеп үткәргәч, халык та күп була, үзебезгә дә җиңелрәккә туры килә. Сабан туе авылның бердәмлеген, рухын саклый. Колхоз заманында элек-электән барлык чыгымнарны колхоз тоткан, оештыруны исә авыл җирлеге башкарган, бездә хәзер дә шулай. Бүләкләрне бөтенесен агрофирма алып кайта. Без үзебез оештырганда иң зур дигән бүләкне дә 4–5 мең сумнан арттыра алмасак, алар 40–50 мең сумлык телевизорлар тапшыра. Җирлек бюджетында исә Сабан туе үткәрүгә аерым финанс каралмаган.
Балык Бистәсендә
Сабан туе – авылның рухы булса, аның көче – ярдәмгә әзер булган авылдашларда. Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авыл җирлеге башлыгы Резидә Хөснетдинова шул фикердә.
– Сабан туен үткәрүдә ярдәм күрсәтүче спонсорларыма рәхмәттән башка сүзем юк. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, барысы да тәкъдимнәремне бертавыштан күтәреп ала. Авылдашларым Сабан туен үткәрергә ел саен бик нык булыша, – ди җирлек башлыгы. – Олы Әшнәктән Азат Гарипов, Рөстәм Шиһапов, Кече Әшнәктән Динар Ибраһимов, Азат Хөснетдинов, Нияз Минвәлиев, Фидаил Сәлахетдинов кебек спонсорлар булганда (бу әле барысы да түгел), мин Сабан туен рәхәтләнеп үткәрәм дип бастырып әйтә алам. Актив авылдашлар ярдәме белән генә оештырып була чын бәйрәмне. Җирлекләрнең моңа бүтән мөмкинлеге юк. Чөнки бәйрәмгә акча каралмаган.
Быел Балык Бистәсендә авыл Сабан туйлары – 7 се, ә районныкы – 8 ендә узачак. «Бәйрәм булгач, артист та чакырмый хәл юк. Заманасына күрә ул да кирәк. Уеннар да күп булачак. Ат чабышы бүтән бер авылда да юк, ә бездә бар. Былтыр алты ат чапты. Районда да әз генә күбрәк безнекеннән, менә шуннан уйлагыз инде. Халыкка күңелле булсын дип, уеннарны гел төрләндереп торырга тырышабыз. Мәсәлән, бездә камыт киеп йөгерү бар. Катнашучыларның берсе камыт кия, икенчесе дилбегә тота. Шулай итеп парлап узышалар. Бергәләшеп бик күңелле бәйрәм итәбез», – ди Резидә Хөснетдинова.
Мамадышта
Бәйрәмнең кадере, гореф-гадәтләребезне саклау турында Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында бөтен республикага дан тоткан Авыл җыенын башлап йөрүчеләрнең берсе – эшмәкәр Илгизәр Хисмәтуллин белән сөйләштек.
– Без кечкенә вакытта Сабан туе уза, ул хәтта икешәр-өчәр көн бара иде. Авыл кешесе өчен көтеп алынган зур бәйрәм бит ул. Чәчү тәмамлангач, май ахырында Сабан бәйрәменә дип җыелыша идек. Хәзер инде исеме җисеменә бик туры килеп тә бетми, безнең авылда чәчү дә юк хәзер, ләкин барыбер гореф-гадәтләр сакланып калырга тиештер, дип уйлыйм. Без авылдан чыгып киткәннән соң, ул бәйрәмнәр бөтенләй туктады. Безнең әти элек авыл Сабан туйларын оештыручыларның берсе булган. Бәйрәм уздырылмый башлагач, ул миңа: «Улым, булдыра алсаң, син эшлә инде», – диде, – дип сөйли Илгизәр Хисмәтуллин. – Июльдә уздыргач, аның исемен Авыл җыены дип үзгәрттек. Иң мөһиме: төп асылын саклап кала алдык. Хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар, әмма авыл кешесенең бергә җыелып күрешү, очрашу мөмкинлеге бөтенләй юкка чыкты. Салада кеше көннән-көн кими, мәктәпләр ябыла, балалар бакчалары ишегенә йозак эленә. Авылдашларны бер җыясы, киткәннәрне кайтарасы килде. Читкә киткәннәр авылга кайтыр өчен сәбәп тә таба алмый бит хәзер. Ә монда, Сабан туена кайттым әле, дип кайта. Мондый чараларда аларга очрашырга, сөйләшергә, хис-кичерешләре белән уртаклашырга мөмкинлек туа.
Илгизәр Хисмәтуллин әйтүенчә, мондый бәйрәм авылга бик кирәк. «Елга бер булса да, Сабан туена дип кеше гадәт буенча кайта. Иске йортларын җыештыра, зиратка бара, туганнары белән очраша. Күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашып, төн буе сөйләшеп чыктык, дип сөйли авылдашлар. Сабан туе узган җирдә авыл әле әзрәк рухын күтәрә ала. Кешенең авылга карата мөнәсәбәте үзгәрә. Мисал өчен, Сабан туйларына кайтып йөреп, авылга яңадан гашыйк булучылар бар. Беренче кайтканда нигезне күреп, бер утырып елап алалар, икенче кайтканда ниндидер планнар кора башлыйлар, өченчесендә кием-салымнарын җыеп ук кайталар. Безне яшәтүче һәм көч бирүче бердәнбер бәйрәм бу», – ди әңгәмәдәшебез.
Буада һәм Нурлатта
Быел бәйрәм кәефенә үзгә төсмер өстәлгән авыллар да бар. «Бездә быел Сабан туйлары булмаячак. Авыл җирлегеннән махсус хәрби операция зонасына киткән өч егеттән хәбәр юк. Шуңа күрә гөрләп бәйрәм итәр чак түгел», – диделәр Буа районындагы авылларның берсендә.
Нурлат районының Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова әйтүенчә, алар быелгы бәйрәмдә Ватан сакчыларын хөрмәтләячәк. Елы да шундый бит.
– Бәйрәм үткәрүгә бәйле төрле фикерләр бар, әлбәттә. «СВО бит», – дип тә әйтәләр. Ничек кенә булмасын, авылдашлар февраль аеннан ук: «Быел Сабан туе буламы?» – дип кызыксына башлады инде. Авыл көне итеп 13 июньдә үткәрергә ниятлибез. Авыл халкы булыша инде, кемдер акчалата да ярдәм итә. Быел көрәш уздырмаска дип уйлап торабыз. Чөнки читтән килгән профессиональ көрәшчеләр бөтен яхшы бүләкләрне алып китә. Ә авылда инде хәзер андый кешеләр калмады. Шуңа күрә бүләк читкә китмәсен, дибез. Көрәш урынына башка уеннар күбрәк булачак. Бер елны сыйныфташлар парады оештырган идек, шуны кабатларга исәп. 25, 35, 45 ел элек мәктәп бетергәннәрне сәхнәгә чыгарасыбыз килә. Укыган вакытта нәрсәгә өлгермәгәннәр, шуны эшләтәчәкбез. Мәсәлән, без укып бетергәнгә 25 ел. Соңгы вальс булмады. Сыйныфташларымны вальс биетәсем килә, – ди җирлек башлыгы. – Бәйрәмнең бер өлеше Ватанны саклаучылар елына багышланачак. Мәйданда сугыш еллары вакыйгаларын, Җиңү көнен, шулай ук авыл тарихын күрсәтергә телибез. Махсус хәрби операциягә дә урын биреләчәк. Безнең җирлектән СВОда алты егет катнаша. Солдатлар турында да, аларның якыннары турында да онытмыйбыз. Сабан туе авыл кешесен тагын да берләштерә бит ул. Җиңеллекне дә, авырлыкны да бергәләп күтәрәбез.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat