Татарстанда 329 052 кеше беренче чиратта төзелергә тиешле парк-скверлар өчен тавыш биргән

2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүнең алтынчы атнасы төгәлләнеп килә. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итә.

21 апрельдән башланган тавыш бирүдә Татарстаннан 329 052 кеше катнашкан. Планның 82,25 проценты бу. Әлки, Арча, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Теләче һәм Тәтеш районнарында яшәүчеләр иң күп тавыш бирүчеләргә әйләнгән. Ә менә Казанда, Актаныш, Тукай һәм Бөгелмә районнарында әле бик аз кеше тавыш биргән.
Тавыш бирү өчен җәмәгать киңлекләре исемлегенә 283 объект һәм 812 ишегалды кертелгән. Җиңүчеләр булып танылган объектлар “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проектының “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль программасы һәм “Безнең ишегалды” республика программасы нигезендә яңартылачак.
Татарстанда 2015 елдан 2024 елга кадәр барлыгы 26 миллиард сумга 422 иҗтимагый киңлек яңартылган. Быел “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысасында якынча 2 миллиард сумга 63 объектны төзекләндерү планлаштырыла.

Моннан тыш 2020 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикада “Безнең ишегалды” уникаль программасы гамәлгә ашырыла башлады. 5 ел эчендә 44 миллиард сумга 5174 йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Быел программага 678 ишегалды кертелгән. Аларны яңартуга 10 миллиард сум каралган.

2026 елда төзекләндерелергә тиешле парк-скверларны, башка иҗтимагый киңлекләрне билгеләү буенча онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “Опросы жителей” сервисы аша һәм “Услуги РТ” мобиль кушымтасында дәвам итәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү