Рөстәм Миңнеханов Брянск фаҗигасе турында: Татарстан кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брянск өлкәсендә поезд һәлакәте нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашты.

«Татарстанлылар һәлак булганнарның якыннары белән чын күңелдән хәсрәтләрен уртаклаша. Җәрәһәтләнгәннәргә тизрәк савыгуларын телибез. Балалары хастаханәгә эләккән ата-аналарга аерым уртаклашу сүзләре», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.

«Бу авыр вакытны Сезнең белән уртаклашабыз, Александр Васильевич. Татарстан кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомазга.

Искәртәбез, Брянск өлкәсендә поезд һәлакәте корбаннары буенча өч көнлек матәм игълан ителде. 31 май кичендә Брянск өлкәсендә Выгоничи — Пильшино аралыгында автомобиль күпере җимерелә. Күпер кисәкләре Климов — Мәскәү пассажир поездына төшкән, анда 388 пассажир барган. Җиде кеше һәлак булган, 70 ән артык кеше зыян күргән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү