«Минем герой» номинациясенә
1941 елның 22 июне. Якшәмбе көн. Алсу таң атып килә. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Кешеләр тыныч йокыда, эшкә барасы юк – ял көне булгач, озаграк йокларга да ярый. Бөтен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр еракта чут-чут итеп кошлар сайравы гына ишетелә.
Шушы сихри тынлыкны бозып, кинәт көнбатыштан самолетлар гөрелтесе ишетелә. Шомлы үкерү тавышы көчәйгәннән-көчәя бара, кешеләр ни булганын аңлап бетергәнче, меңләгән хәрби самолетлар тыныч шәһәрләр өстенә бомбалар яудыра башлый. Күпкатлы йортлар гөрселдәп авалар, күккә тузан болыты күтәрелә, коточкыч янгын башлана. Дөньяның асты өскә килгәндәй була. Урамнарда, юлда очраган бөтен нәрсәне вата-сыта килгән танклар, бала-чаганың, аналарның ачынып елаган тавышлары, кан, үлем…
Тиздән радио туган илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме турында куркыныч хәбәр тарата. Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып китә.
Әдәбият дәресләрендә Миргазыян Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» әсәрен укыгач, очучы Сәйрин Сәлахов образы минем дәү әтиемнең әтисенең язмышын хәтердә яңарта. Фронт сызыгы аша чыкканда, Сәйрин ата-баба каны, ана сөте белән тәненә, йөрәгенә сеңгән Бөек Ватанның бар нәрсәдән дә көчле булуын аңлаган. Туган туфрак бер моң булып Сәйриннең исенә төшә. Ул әнисе каклап куйган казларны, кичләрен уйнаган гармун тавышларын, яшерен көзге моңнарны хәтерендә яңарта. Туган авылы яшәтә дә, сагындыра да аны. Минем дәү әтиемнең әтисенә дә шундый уйлар туган ягына әйләнеп кайтырга ярдәм иткәндер.
Сугыш башланганда, минем дәү әтиемнең әтисе Хәкимуллин Мәннаф Хәкимулла улының Оренбург шәһәренең очучылар әзерли торган училищесында укыган чагы гына була. Шул көннән башлап, 19 яшьлек егет тизрәк фронтка китү һәм фашист илбасарларына каршы көрәшү турында хыяллана башлаган.
Советлар Союзының бөтен халкы бердәм рәвештә изге Ватанны сакларга күтәреләләр. Кичәге эшчеләр, колхозчылар, инженерлар, укытучылар, врачлар, язучылар, студентлар, урта мәктәпне яңа гына тәмамлап чыккан яшүсмерләр үзләрен, хәрәкәттәге Кызыл Армия сафларына тизрәк алуларын сорап, военкоматларга мөрәҗәгать итәләр. Алар сафында дәү әтиемнең әтисе дә булган.
Тиздән аның теләкләре тормышка аша. Ул фронт очучысы була, партизаннар белән элемтәдә торган авиация отрядында хезмәт итә. Аларның отряды партизаннарга дарулар, сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек ташыганнар, ә фронттан яралы сугышчыларны алып кайта торган булганнар. Аларга аяусыз сугышлар барган фронт сызыгы аша очарга туры килгән.
Сталинград өчен барган каты сугышларның берсендә Мәннаф Хәкимуллинның самолеты бәреп төшерелә. Бәхеткә каршы, кыш көне булган һәм самолет шартламаган, урман массивына төшкән. 17 көннән соң гына аларны бер партизан коткарган. Әлеге партизан очраклы гына самолет койрыгын күреп алган, самолетны озаклап эзләгәч кенә табып алалар. Дәү әтиемнең әтисе белән подполковник кына исән була, аларның да аяк-куллары өшегән, җәрәхәтләнгән. Яралы солдатларны госпитальгә озаталар, аяк-кулларын кисәргә дигән нәтиҗә ясыйлар. Әмма безнең кыю сугышчыларыбыз моңа каршы чыгалар, шулай итеп аяк-кулларын саклап калалалар. Дәү әтием сөйләгәннәрдән шуны да белдем: әлеге табиб сатлыкҗан булып чыккан, аны җәзага тартканнар.
Савыкканнан соң, очучы Хәкимуллин яңадан фронтка кайта. Әмма очучы булып сафка баса алмый. Җиңү көненә кадәр ул фронтта була. Бөек Ватан сугышы беткәч тә, армиядә хезмәт итә. 1948 елда гына туган авылы Дөбъязга әйләнеп кайта.
Мин Бөек Җиңү яулаган батыр бабам белән горурланам. Сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ул күп кенә сугышчан медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән: «Мәскәүне саклаган өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм Ватан сугышы ордены. Әлеге медаль-орденнарын ул бер дә тагып йөрмәгән. Аның өчен җиңү иң зур бүләк булган.
Өшегән аяк-куллар, сугыш ясаган җәрәхәтләр үзен сиздерми калмый. Авыртудан сызланулар, кулының эшләмәве сәламәтлегенә зыян сала, 46 яшендә дәү әтиемнең әтисе вафат була.
Алда әйтеп узган әсәрдә очучы Сәйрин Сәлаховка туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмый, ә Мәннаф Хәкимуллин ул яктан бәхетле, аның гаиләсе, нәсел дәвамчысы бар.
Бөек Ватан сугышы әйтеп бетергесез күп кайгы-хәсрәт китерә. Сугыш кырында миллионнарча солдатларыбыз ятып кала. Ачтан үлүчеләрнең, фашист концлагерьларында һәлак булучыларның санын һаман да әле төгәл итеп әйтеп бирә алучы юк.
Язмамны Советлар Союзы Маршалы Р.Я. Малиновский сүзләре белән бетерәсем килә: «Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын күп күрдем. Һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә, корычтай ихтыярлы булуларына һәрвакыт сокланам. Советлар Союзының бәйсезлеге өчен алып барылган бөек көрәштә татар халкы үзенең чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды».
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat