ВАТАН ХАКЫНА бәйгесе | Бабаем – горурлыгым

“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.

«Ватан хакына»: газетабыз яңа зур бәйге игълан итә

«Минем герой» номинациясенә

Сугыш хәсрәте безнең гаиләгә дә килеп сарылган. Минем карт бабаем сөйләгәннәрне әбием хәзер дә елый-елый искә ала. Бабай сугышта күргәннәрен фашистларга нәфрәт уты белән яна-яна сөйли торган булган.

Минем иң зур горурлыгым – карт бабам, әбиемнең әтисе. Ул – Җәләлетдинов Мөһәммәтһади Галәүтдин улы. 1915  елда Яуширмә авылында туган. 4 нче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә укыган, аннары колхозда эшләгән.

Аның балачак һәм яшьлек еллары бик авыр чорга туры килгән. 1917  елгы революция, 1921 елгы ачлык авырлыклары… Егет булып җитешкәч, бәхет эзләп, Ленинград шәһәренә эшкә китә. Аның белән бергә авылның тагын алты ир-егете була. Анда чыбык чорнау заводында кадак кисүдә эшлиләр. Эшләп алган акча үзенә дә җиткән, авылда калган гаиләсенә дә зур ярдәм булган.

1937 елда бабам армиягә алына. Ике ел хезмәт иткәннән соң яңадан Ленинград шәһәренә кайта. Элеккеге эшенә урнаша. Шулай тыныч кына эшләп ятканда, Германия белән сугыш башлана. Ул беренчеләрдән булып сугышка китә. Аның өчен сугыш хәрәкәтләре Володарск хәрби комиссариатыннан башлана. Ул эләккән частьны Ленинград шәһәрен сакларга калдыралар. Түзеп булмый торган тормыш шартлары: ашау җитми, үзәккә үтә торган салкыннар. Ләкин Ватан-Ана барыннан да кадерле. Дошман бомбалары яуганда, медсанчасть өстенә снаряд төшә һәм бер шәфкать туташы яраланып, туфрак астында күмелеп кала. Бабам, аны казып алып, госпитальгә озата. Бабамның хәбәр йөртүче эте булган һәм ул үз паегын этенә дә ашаткан. Бервакыт эт яралана. Ветеринар шәһәрнең икенче башында гына була һәм бабам этне күтәреп китә. Артыннан кешеләр иярә, этне бирүен сорыйлар. Ачлыктан шулай котылырга исәп тоталар. Аларны мылтык белән куркытып, бабам этне саклап кала.

1945 елның 9 мае – халык өчен чиксез шатлык көне. Сугыш беткән!  Ләкин  хәрбиләр өчен төгәлләнмәгән икән. Көнбатыш фронт гаскәрләрен Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Бабам Мөхәммәтһади японнарга каршы сугышта да катнашкан. 1945  елның 2 сентябрендә японнар капитуляцияли. Сугыш бетә, ә авылга кайту аңа бары тик 1946  елның ноябрендә генә насыйп була.

Аның «Лениградны саклаган өчен»,  «Германияне җиңгән өчен», «Японияне җиңгән өчен» дип исемләнгән медальләре бүген дә саклана.

Сугыштан кайткач, карт бабаем туган авылында яшәгән. Үзенең яраткан хатыны Хәтимә әби белән биш кыз тәрбияләп  үстергәннәр. Бабаем партия оешмасы секретаре, яшелчә бакчасында бригадир булып эшләгән. Кайда гына эшләсә дә, ул гел алдынгылар рәтендә булган.  Картайгач та, авылымның ак бабае булып, авылдашларына киңәшләр биргән, балаларга үрнәк булып торган.

Карт бабаемны күрмәсәм дә, әбием сөйләве буенча мин аның тормыш юлын  өйрәндем. Ул  минем өчен үрнәк булып тора. Аның фотосурәтен тотып, «Үлемсез полк»та катнашканым бар. Карт бабаем – безнең гаиләнең генә түгел, илебезнең дә горурлыгы, чөнки алар көче белән илебез җиңү яулый алган һәм безгә якты юл, тыныч күк йөзе һәм бәхет китергән.

Илебезнең куркыныч елларында яшәгән кешеләрнең саны елдан-ел кими бара. Кызганыч, алар турындагы истәлекләр дә юыла, ә бит хәтер барлык кешеләрне бер-берсе белән берләштерә. Дөньяда татулыкта яшәр өчен, үткәндәге хаталарны кабатламас өчен, безне бу Җирдә яшәтү хакына гомерләрен биргән кешеләрнең исемнәрен сакларга һәм мәңгеләштерергә тиешбез.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү